Коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы расланды
1977 елгы хатын-кыз Әлмәт үзәк хастаханәсенең инфекция бүлегенә яңа коронавирус инфекциясе китереп чыгарган үпкә ялкынсынуы белән хастаханәгә озатыла.
Хроник авырулар да була.
1947 елгы Казан шәһәрендә яшәүче хатын-кыз КФУның медсанчастенә авыр хәлдә үпкә ялкынсыну белән китерелә. Коронавирус инфекциясе лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәсендә расланган. Үлем сәбәбе экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
22 сентябрьгә республикада COVID-19 үлеменең 73 очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев