Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Коръәнне белгән, иманлы булган

Киләчәгебез яшьләр кулында. Аларны ничек тәрбияләсәк, нәтиҗәсе дә шундый булачак. Шуңа күрә максатка юнәлешле эш алып барырга, үз бурычыбыз ны лаеклы үтәргә тырышырга кирәк. Барысына да өстәп, шушы балаларыбыз дини рухта да тәрбияләнсә, анысы тагын да өстенлеклерәк булыр. Көчләп түгел әлбәттә, өйрәтеп, аңлатып һәм күрсәтеп. Балачакта өйрәнгәннәр онытылмый, гомерлеккә истә кала, хәтта юл күрсәтүчесе – мая гы да була ала.

Күптән түгел шәһәрнең сәнгать галереясендә ислам темасына багышланган күргәзмә ачылу тантанасында булган идем. Анда Яшел Үзән районы мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин әйткән сүзләр хәтердә калган. Ул элеккеге Болгар илендә яшәгән әби-бабаларыбыз ның бик гыйлемле, хәтта академик белемгә ия булулары, һәрберсенең бишәр тел белүләре турында сөйләгән иде. Ә без Интернетлы заманда яшәп тә, алардан бик күпкә калышабыз диде ул. Уйланырлыгы бар.
Яшел Үзәннең «Әбу Хәнифә» мәдрәсәсендә быел Идел буе Болгар илендә Ислам кабул ителүнең 1100 еллыгына багышлап оештырылган Коръән укучылар бәйгесенең максаты да нәкъ менә яшьләрнең әхлакый тәрбиясенә юнәлтелүен аңларга кирәк. Әлеге күркәм чарада 14 яшькә кадәрге 100 бала катнашып, ул 3 номинациядә барды: 7-9, 10-12 һәм 13-14 яшьлекләр үзара көч сынашты. Төп шарты Коръәнне мәкамле итеп, тәҗвид белән уку, кием һәм үз-үзеңне тиешенчә тоту булды. Коръән – Аллаһ Тәгалә иңдергән изге китап. Аны белеп һәм аңа нигезләнеп яшәсәк, тормышыбыз уңай барыр.
Быел, катнашучылар саны күбәю сәбәпле, районнан балалар чакырылмаган да иде. Ә бит һәр авылның үз мәхәлләсе булып, аларда да яшьләрне ислам рухында тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Шулай булгач, алар калышмас.
– Бу безнең ел да үткәрелә торган чара, – диде имам-хатыйб Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин. – Коръән ул тормышыбыз да зур урын алып торган Аллаһ Тәгалә китабы. Аны кадерсез калдыру, имансыз яшәүгә китерә. Шуңа күрә Коръәнне укый белү безнең бурычыбыз булып тора. Ислам рухы керсен өчен балалар иң беренче итеп Коръәнне укый белергә тиеш. Әгәр шуңа ирешелсә, аларга Аллаһ Тәгалә фәрештәләре бәхет китерер, авырлыкларны җиңү җиңел булыр. Алар бит илебезнең тоткасы һәм патриотлары буласы, бабаларыбызның изге мирасларын саклап каласы кешеләр. Аллаһка шөкер, быел катнашучыларыбыз күбәеп, әти-әниләре һәм укытучылар балаларны җи тәк ләп, зур теләк белән шушы чарага килде. Моңа без бик шатланабыз. Бу изге эшкә аларның өлеше кереп бара. Укытучыларга, оештыручыларга рәхмәт яусын. Мөслимәләр җәмгыятендәге асыл ханымнар булышлыгы һәм тырышлыгы белән бәйгеләр дәрәҗәле һәм сыйлы уза. Шулай ук, балаларның дини тәрбиясенә саллы гына өлеш керткән, изге ниятле иганәчеләргә дә рәхмәтебез чиксез.
Бу чарага әти-әниләр дә, укытучылар да балаларны матур итеп мөселманча киендереп, нык әзерләп, Коръән сүрәләрен һәм алфавитын өйрәтеп алып килгән иде. Һәркайсының көләч йөзендә ихласлык, ниндидер аңлатып бетермәслек нур бөркелеп торды. Һәр катнашучының да жюри әгъзаларына үз белгәнен җиткерәсе килде. Хәзрәтләр дә аларны дикъкать белән тыңлаудан тыш, өстәмә сораулар да биреп гыйлемнәрен бәяләде. Һәркайсыннан Коръәнне дә укытып карадылар. Күбесе өчен бу зур китапның өстәл китабына әйләнүе күренеп торды.
– Бәйге алдыннан һәр мәктәпкә мөрәҗәгать иттек, – дип сөйли мөслимәләр җәмгыяте рәисе Фәрзәнә Хәлиуллина.
– Былтыр 80 бала катнашса, быел аларның саны 100гә җитте. Балаларның үз гыйлемнәрен күрсәтәселәре, бер-берсе белән аралашасылары килә. Бәйге аларга үсәргә мөмкинлек бирә. Без, үз чиратыбызда, аларны якты йөз белән каршы алабыз. Призлы урыннар алучыларга акчалата бүләкләр бирелә. Әмма моннан бер генә катнашучы да бүләксез кайтып китмәячәк. Бәйгене тагын да бәйрәмгә әйләндерү максатыннан, аларга без мул табын да әзерләдек. Сыйлы өстәл, тәм-том һәм бүләкләрнең балаларыбызны ничек куандырганын, киләсе елны көтеп алуларын, тырышып әзерләнүләрен күрү безнең өчен дә зур шатлык. Болгарда Ислам кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан мәктәпләрдә дә тагын чаралар уздырылыр әле.
Ел саен әлеге бәйгегә мөгаллимә Салисә Исхакова 7нче мәктәптән балаларны җыйнап һәм өйрәтеп алып килә. Быел да алар актив катнашучы

  • булды.
    Бәйге Рамазан ае алдыннан уздырылуы белән дә үзенчәлек ле. Әлеге бәйрәм, һичшиксез, ба лаларга Аллаһ Тәгаләгә якы наюга бер сәбәп булып торачак. Коръән сүрәләрен өйрән гән, Ислам рухында тәрбия ләнгән яшьләрнең киләчәктә иманы камил булыр, иншаАллаһ! Күп еллар дәвамында дини белем бирү үзәгенә әйләнгән мәдрәсә һәм аның мөгаллим-мөгаллимәләре, хәзрәтләр, мөслимәләр җәмгыяте, битараф булмаган иганәчеләр – барысы да изге эштә булып, динебезне популярлаштыруга, иманыбызны үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш кертә. Бу мәртәбәле бәйге шуның ачык мисалы булды да инде.


    Бәйге җиңүчеләре:
    7 – 9 яшьлекләр:
    I урын – Әдилә Абдрахманова һәм Хәят Нуруллина;
    II урын – Асия Хәмидуллина;
    III урын – Самат Нуретдинов.
    10-12 яшьлекләр:
    I урын – Алия Хәмидуллина һәм Исламия Зәйнуллина;
    II урын – Ясминә Кәримова;
    III урын – Ибраһим Сәлахиев.
    13-14 яшьлекләр:
    I урын – Рәйханә Хакимова;
    II урын – Ясин Зәйнуллин һәм Ләйсән Хәмзина;
    III урын – Әхмәт Исмәгыйлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев