Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кооперативларда торак сатып алу тәртибе гадиләштерелә

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, РФ Хөкүмәте тарафыннан торак-төзелеш яки торак-туп лау кооперативлары аша фатир сатып алуга ана капиталы акчасын юнәлдерү өчен кирәкле документлар исемлеге кыскартылган, бу хакта тиешле карар кабул ителгән.

Хәзер ана капиталын кооператив фатир сатып алуга кулланырга теләүче гражданнарга Пенсия фондына кооперативның йорт төзелә торган яки төзеләчәк җир кишәрлегенә хокуклары турында белешмә бирергә кирәкми. Әлеге узгәрешләр кооператив әгъзасының взносны түләү гаранты булып торак төзелеше буенча төбәк коммерциячел булмаган оешма торган очракларга кагылачак. Татарстан Республикасында бу гарант – Дәүләт торак фонды (ДТФ).
Элеккеге кагыйдәләр буенча мондый торак сатып алуга ана капиталын файдалану катлаулы, чөнки төбәк прог раммалары кысаларында социаль төзелеш өчен җир кишәрлекләре төбәктән төзүче коммерциячел булмаган торак оешмаларына түләүсез файдалануга тапшырыла иде.
– Жиргә хокуклары булмаган кооперативлар гражданнарның акчаларын туплап кына тору сәбәпле, Пенсия фондының хәтта социаль ипотека программасы буенча да ана капиталы акчаларын кооперативларның тәкъдим ителгән счетларына күчерергә хокукы юк иде. Хәзер әлеге кыенлыкларны Хөкүмәт җайга салды, бу ана капиталын алучылар ның хокук ларын якларга һәм кооперативлар аша торак сатып алуны гадиләштерер гә ярдәм итәчәк, – дип аңлатты Татарстан Респуб ли касы буенча Россия Пенсия фонды бү лекчәсе идарәчесе
Эдуард Вафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев