Конфет бер көнлек – газета гомерлек
Алтын көздән ап-ак кышларга кереп баруыбызны сизәсезме соң, дуслар? Вакыт дигәннәре менә шулай туктамый алга чаба. Димәк, яңа елга аяк басарга да күп калмады. Шуңа күрә, газетага язылырга әле вакыт бар, дип, озакка сузып йөрмәгез. Почтага барып, «Яшел Үзән»гә язылып кайтсагыз, тынычлап йоклый алырсыз.
6 айга язылу бәясе – 910 сум 32 тиен.
Ай-һай бәяләр дип, әйтергә ашыкмагыз! Бүген әйбер хаклары үзебезне дә шаккатыра. Әле бер көнне конфет алырга дип кибеткә кергән идек, тәмлерәк, сыйфатлырак дигәннәренең дә килосы 700 сумнан башлана. Бер кило конфет белән әллә ни озак чәйләп булмый. Ә менә атна саен җомга бер кочак яңалыклар, кызыклы вә файдалы язмалар белән килгән «Яшел Үзән» киләсе атнага кадәр күңелегезне җылытып, рухи азык биреп торачак. Берәү: «Газетагызны үлеп яратам, укый-укый җанын алам», – дип көлдергән иде. Сез дә шулай яратып көтеп аласыздыр дип ышанып калабыз, кадерле укучыларыбыз.
Реклама 6+.
«ТАТМЕДИА» АҖ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев