Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Концерт куярга килгән Гөлнара Тимерҗанованы кире борганнар

Гөлнара Тимерҗанова узган ел концерт куясы төбәкләрне бутаган.

Ул командасы белән Татарстанның Яшел Үзән шифаханәсенә концерт куярга барган, әмма аларны кире борганнар. Чөнки җырчы шул ук исемдәге Башкортстан шифаханәсенә шалтыратып килешкән булган, ягъни телефон номерларын бутаган. Бу хакта «Шәһри Чаллы» яза.

«Ел да Яңа ел бәйрәмнәрендә командам белән бер шифаханәгә барып концерт куя торган гадәтебез бар. Узган елны да шулай эшләргә булдык. Җитәкчесенә шалтыратып сөйләштем. «Шәп була, Гөлнара ханым, рәхим итегез», – диде ул. Әй җыенып, яхшы кәеф белән барып керсәк, тегеләр безнең турында белми дә.

«Без концерт куярга килдек», – дидек. «Бездә бүген программа буенча дискотека», – диләр. Мин аптырашта. Ничек инде алай? Телефонымны ачып карасам, Башкортстандагы шифаханәгә шалтыратканмын икән. Ул да нәкъ без барган Яшел Үзәндәге ял йорты исемен йөртә. Тиз генә концерт турында сөйләшкән ханымга кире шалтыратып, концерт вакытын күчердек», – дип сөйләгән җырчы.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев