Көнбагышны ник вакытында урмыйлар?
Районыбызда юл буендагы басуларда үсеп утыручы көнбагыш кырлары кайсыбызның гына күзен иркәләмәде икән?!
Кояш кебек тирә-юнебезгә нур чәчеп торган кырлар күз явын алырлык иде. Әйе, вакыт белән бу матурлык бетте. Инде кышка аяк бастык һәм каралып беткән көнбагышларыбыз әле дә булса кар астында моңаешып утыралар.
Шул уңайдан районга чыккач, җылы ярата торган бу культураны ник җыймыйлар икән, дип, видео төшереп, социаль челтәрләребездә укучыларыбызга сорау биргән идек. Шуның кадәр күп җавап алырбыз дип үзебез дә уйламадык, баксаң бу тема күпләрне кызыксындыра икән бит. Үз фикерен белдерүчеләр арасында төрлесе бар. Кайберләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.
Зөлфия: «Көнбагыш мае күп һәм сыйфатлы булсын өчен ул өшергә тиеш».
Айгөл: «Мин дә үтеп киткән саен жәлләп калам аларны. Бернинди сере дә юктыр дип беләм, өлгермиләр просто, техника аз, эшләргә кеше юк. Бичара көнбагышларны кыш уртасында җыярлар әле. Ел да шулай кала бит».
Гөлнара: «Быел басуы белән бәрәңгеләр дә калды бит. Беренчедән – яздан соң утыртылды. Көзен тиз генә өлгермәде, алырга соң чыктылар. Аннары инде гомер булмаган яңгырлар китте һәм суытты. Менә шул».
Римма: «Анда чимәнке калмагандыр инде. Яртысы җиргә коелып беткән, күпмесен кошлар чүпләп бетергән. Урган кеше кар яуганны көтеп ятмый. Җир күптән катырган инде».
Фәния ханым: «Авыл кешесен гаеп итмәгез сез. Башта сәбәбен белегез. Көзнең нинди килгәнен барыбыз да белә. Көз башында өлгермәде көнбагышлар. Туктаусыз яуган яңгырлар аркасында җиргә керә алмадылар. Көнбагыш башлары юешләнде. Ә суытып җибәргәч шул юеш килеш катып китте. Ургычлар ура алмады. Монда беркемне дә гаеп итеп булмый. Авыл хезмәтчәннәре дә йоклап ятмый. Нишлисең, бик күп югалтулар була инде. Шул юеш башлары ургычның тешләренә дә тыгыла. Шу ңа да техника ватыла. Орлыкка калдырылган кукурузны да урып бетерә ал мадылар. Кырга пычрак аркасында кереп булмады. Карап торганда гына авыл хезмәтчәннәренең эше җиңел тоела инде ул. Аларның да йөрәге яна, күпме хезмәт әрәм була. Май салкын килү сәбәпле башта тишелә алмый яттылар. Шуңа да көнбагышлар соңрак өлгерде. Өлгермәгән культурадан май ала алмыйлар шул. Бик авыр көз булды быел авыл хуҗа лыгы өчен. Әле ярый ав густ та икмәкләрне җыеп өлгерделәр. Дөнья ларыбыз тынычлансын дип телик. Менә анысы зур хәсрәт. Ә көн багышны җыярлар Ал лаһ боерса, вакыты җиткәч».
Әйе, быел көз үзенчәлекле килде бит дип тә аң латырга тырышучылар бар. бәлки шулайдыр да, тик мондый хәл соңгы елларда гел күзәтелә бит. Имеш-мимеш һәм фаразларыбызны читкә куеп, бу урында сүзне авыл хуҗалыгы белгеченә бирик әле, аларның аңлатмасы, минемчә, һәркемгә кызык.
- Районыбыз кырларында көнбагыш барлыгы 4148 гектарда чәчелде. Бүгенге көндә мең гектар мәйданнан артыгын җыеп аласы бар. Белгәнебезчә, яз салкын килде, шуңа да көнбагыш соңрак чәчелде һәм өлгерде. Көзен исә бертуктаусыз яңгыр яуды. Һава шартлары уңай булмау сәбәпле, техника кырга керә алмый. Җирләр катыргач, техника басуга чыгачак. Кыш җиткәндә җыеп алынуында бернинди куркыныч нәрсә юк. Әлеге культура салкыннарга чыдам. Черегән бит инде дип уйлаучылар ялгыша, орлык лары әйбәт. Элек силоска салынган булса, хәзер майга алалар, – дип җавап бирде Яшел Үзән районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш консультанты Шәүкәт Шәрипов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев