Коллегабыз Чулпан Гыйсмәтуллинаны туган көне белән котлыйбыз!
Табигатьнең шау чәчәккә күмелгән иң матур май аенда безнең Чулпаныбыз кебек кешеләр туа торгандыр ул. Әйе, әйе, редакциябездә бәйрәм бүген – СММ белгечебез Чулпан Гыйсмәтуллинаның туган көне – күркәм юбилее.
«Яшел Үзән»нең социаль челтәрләрен алып баручы, укучыларыбыз белән 24 сәгать элемтәдә булып, аралашып, иң кайнар, кызыклы яңалыкларны оператив рәвештә җиткерүче, кирәк чакта күңелләргә ләззәт биреп, ял иттерүче Чулпаныбыз кайчан ял итә икән дип гаҗәпләнәбез. Ике мәхәббәт җимешенең яраткан әнисе, Булатының сөекле хатыны, Татар Танаенда яшәүче әти-әнисенең кадерле кызлары да бит әле ул. Барысына да өлгерә, гаиләсенә дә, эшенә дә. Менә шул гөрләп яшәү теләге бервакытта да сүнмәсен, сәламәтлек ташламасын иде. Һәр туар көнгә шатланып, тигезлектә, бәхеттә, шатлыкта, балаларыгызның игелеген күреп, бүгенгедәй үрнәк гаилә булып яшәгез.
Май кояшы нурын сипкән кебек,
Ташып-тулып килсен бәхетең.
Сәламәтлек, уңыш юлдаш булсын.
Чынга ашсын хыял, өметең.
Котлы булсын, Чулпан, туган көнең,
Кояш кебек балкый йөзләрең.
Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән,
Үтсен синең гомер көзләрең.
Яратып, «Яшел Үзән»леләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев