КӨЧ ТАШКЫНДА СЫНАЛА
Беренче сыйныфтан ук Җылан авыл башлангыч мәктәбен бергә тәмамлап, Чуракай җидееллык мәктәбендә дә дүрәтәйнең төпчек улы Гыйлемҗан белән бергә укып йөрдек. Ул тырыш укучы, тәртипле һәм зирәк малай булса, Байсар урта мәктәбендә башка яктан да уңай сыйфатлары белән безне сокландырып торды.
Сикия елгасын, Бәләкәй Байсар авылына җитәрәк, басма аша чыгып йөри идек. Ул елга кечкенә булса да, яз көннәрендә ташуы бик көчле була иде. Укуларны тәмамлап ялга кайтканда, Флүн Кадыйргулов, шул тар басмадан чыкканда таеп, суга егылып төште дә, көчле ташкынга эләгеп, агып китә башлады. Өстендәге туны эләктерелмәгәнлектән, суда ике канаты кебек ачылып, көчле су дулкыны Флүнебезне шактый еракка алып киттте. Без, таяклар артыннан эзләнеп йөргән арада, елашып-кычкырышып ярдәмчеләр эзлибез. Флүн су агымы белән ялгызы гына көрәшсә дә, ераклаша барганын күргәч, Гыйлемҗан бар көчен туплап, шул ташкын суга ыргылды. Су буенда үскән талларны иеп, Флүннең тун итәгеннән эләктереп алганын күрдек. Эчебезгә җылылык йөгерде. Хәзер алар икәсе ничек тә булса су агымына каршы торырга җиңелрәк булыр дисәк тә, ташкын барыбер көчлерәк иде. Алар басып чыга торган басмадан шактый ераклаштылар. Безгә дә, яр буеннан аларны куып бару куркынычрак булганга, ярдәм итүләребез ташка үлчимгә калды. Унбиш минутлап көчле ташкын белән тарткалашканнан соң, елганың кискен генә борылыш алган урынында барыбыз бергә елга ярында үсеп утырган юан өянке ботагын иеп, Флүн белән Гыйлемҗан каршысына якын китердек. Җиде укучының бишесе агач ботагының башын игәч, судагылар белән бергә шушы бәладән котылдык. Хәлсезләнгән Флүн белән Гыйлемҗанны тартып чыгардык. Алар бик калтыранган, туңганнар иде. Ә без, тирләсәк тә, аяктагы күтәртмәле чабаталарга су үтте. Тәннәребез дә суга чыланганлыктан, эчкә салкын йөгерә башлады.
Барыбызның өс киемнәрннән су агып тора. Без авыл башындагы бер кечкенә өйнең ишеген шакыдык. Йорт хуҗасы, безне күрүгә нәрсә булганын
төшенде булса кирәк, ишеген ачып өй эченә алып керде, идән уртасындагы калай миченә утыннар ташлап, ягып җибәрде. Тиз генә чуен чүлмәккә бәрәңге юып салды да, мич өстенә утыртты. Җиз самавырына су салып, сәке өстенә ашъяулык җәйгәч, табын әзерләп куйды. Без дә, үз чиратыбызда булышкалап, туңган кул-аякларыбызны чишенеп җылытырга тотынганчы, Флүннең авырайган тире тунын тарткалап, ике яктан тотып суын сыккач, калай мич янына урындыкка элеп куйдык. Башкаларның да киемнәрен киптерү өчен шул мич янына тезеп элгәч, киемнәребез озак көттермәде, чөнки астын-өскә әйләндереп, минут саен “борчып” тордык. Ул арада бәрәңге дә пеште, самавыр, көчле парлары белән, безгә җылы хәбәрен салды. Кабыклы бәрәңгеләрне өрә-өрә ашап, кайнар үлән чәйләре эчкәч, туңган тәннәребезгә җылы йөгерде. Хуҗа абыебызның, безнең өчен яккан мунчасыннан баш тартып, кипкән киемнәребезне кидек тә, зур рәхмәтләребезне әйтеп, туган авылыбыз ягына, юлга кузгалдык.
Флүнне үлем тырнагыннан коткарып калган Гыйлемҗан безнең янәшә-тирәбездә, балаларын бәла-казалардан саклаучы көчле кош шикелле, ышанычлы дустыбыз булып калды. Гыйлемҗан да эчке халәтенең, рухи югарылыгын тоеп уйланган хәлдә: “Нигә аның сөеп, күз атып йөргән башкорт кызы – Зәлифәсе күрмәде соң? Ул алиһә Сөн елгасының икенче як ярында, Төкәй авылында калды шул!”
Төкәй безгә күрше авыл гына түгел, ә Башкортстан белән Татарстан чикләрен билгели торган, горур Сөн елгасының ярлары безне икегә аерып тора. Яз көннәрендә, елганың ярлары тулып боз киткәндә “Боз озату” бәйрәменә җыйнала идек. “Карга боткасы” пешерү, уен-көлке, гармуннарда уйнап, биеп-җырлап күңел ачуда, елганың ике як ярындагы яшьләрнең көр тавышлары, язгы кояштай халык күңелен җылытып, хезмәткә дәртләндереп җибәрә иде. Яшьләрнең такмаклы, төртмәле җыр ярышларында Сөн елгасының кайсы яры җиңәр икән? - дип кызыгып килүче ике якның да авыл халкы күп җыйнала иде.
Сезнең авылның кызлары
Аулак өйгә җыялар.
Егетләрне санга сукмый
Ишек бикләп куялар.
Аларга каршы ярның икенче ягы да күтәреп ала:
Безнең авыл егетләре
Чакырулы һәрвакыт.
Уен-көлке яратканнар
Керәләр ишек шакып.
Төртмәле такмакларның ярышы кызганнан-кыза барганда, үзәкне өзгеч тавыш туктатты да куйды. Янәшә-тирәгә билгеле оста гармунчы Газизҗан абыйның унбер яшьлек малае аккан боз өстенә төшкәнен күргән, безнең ярдагы Җылан авылы егете Гыйлемҗан боздан-бозга сикереп, теге малайны чыгарып биргәч, безнең бөтен игътибар, шул Төкәй ягындагы яр буена күчте. Гыйлемҗанның сөйгәне, башкорт кызы - Зәлифәсе ярның икенче ягында булуы белән газаплангангадырмы аның йөрәк ташкыны боз ташкыныннан көчлерәк булуына гаҗәпләндек тә, сокландык та. Төкәй ярындагы Гыйлемҗанны горурланып күзәтә-күзәтә такмакларыбызны моңсуланып кайгылы һәм җырусыз гына сүзләребезне алар ярына таба дәвам итәргә булдык.
Кайгы килде бит башларга,
Түзегез инде, күршеләр!
Сабырлык сорыйк, язсын, дип
Дуслыкта күрешүләр!
Безнең гаилә тәрбиясендәге, минем дүрәтәемнең улы ятим калган Гыйлемҗан, Төкәй авылында ике көн, кымызлар белән дәваланганнан соң, бозларны озатып, елга өсте бераз тынычлангач, көймә белән үзебезнең авылга алып кайттык. Бу хәлләрдән соң безнең авыл халкы һәм Төкәй яшьләре арасында күршеләрчә, бер-беребезне аңлашу- дуслык күпере салынды. Авылдан-авылга килеп, ямьсезләшеп, сугышып йөрүләр туктап калды.
Мәктәпне тәмамлаган Гыйлемҗанны бертуган абыйсы янына Хабаровск шәһәренә озаттык. Солдат хезмәтендә - диңгезче, ә тормышында буйдак… һәм алдынгы шахтёр.
Ә Гыйлемҗан яратып, күз салып йөргән - Зәлифә, үзенең әнисе белән безнең авылның танылган бакчачы Акмалга кияүгә чыккан Мөҗәллия җиңгинең иярә килгән кызы, безнең авыл кызы булды да куйды. Тулы гәүдәле, тыгыз күкрәкле, ачык йөзле кыз буларак, безнең авыл яшьләре һәм кызлары Зәлифәне якын итеп, кабул иттеләр. Без дә аны үз дустыбыз итеп аулак өйләргә дә чакырдык, Сабан туйларга да бергә барып, бергә кайтып, озатышып йөрдек. Менә шушы читтән килгән якын дустыбызның борчылуларын бергә уртаклаштык, бүлештек. Чөнки Гыйлемҗанны якын итеп, озак еллар буена оныта алмыйча йөрүен бик тә якын күрдек. Әйе, Гыйлемҗан безнең авылның акыллы, батыр йөрәкле, матур һәм абруйлы егете - иле, халкы, сөйгәне өчен, язгы ташкыннарда көчен сынаучы булуына куаныштык. Әмма аларның язмышлары бергә була алмады.
Зәлифәсе безнең як ярда сөйгәнен сагынып, бүгенге картлык көндә дә ялгыз, әмма авылның ак әбисе, ярдәмчел кыз - карчык булып авыл халкы һәм туганнары тәрбиясендә, бәхетле картлыкта яши.
Яшьлегебездәге язгы көн хәтирәләре безнең рухыбызның көчен сынау буларак, бу вакыйга безне кеше буларак та хисләребезне чыныктырды, якынайтты, дуслаштырды һәм тормышыбызда очраган авырлыклар безнеке, һәр кеше кайгысы безнең кайгы буларак, нинди генә очракта да ярдәмгә күңел тартылучан булып калды.
Клара Мәрдан кызы.
Яшел Үзән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев