К.Маркс урамында 57 яшьлек ир-атны талаганнар
Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 25 җинаять теркәлгән.
Шуларның 20се – шәһәрдә, 5есе районда булган. 10 җинаять ачылган. Шуның кадәресе – «кайнар эздән». 1 көчләү, 1 талау, 14 урлау, 4 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 1 очрак теркәлгән.
К.Маркс урамының бер йорты подъезды каршында 57 яшьлек ирнең мобиль телефоны таланып, аңа 50 мең сумлык зыян килгән. Моны 40 яшьлек ир кылган.
Гоголь урамындагы кибеттән билгесез зат 6 мең сумлык товар урлаган.
Яшел Үзәндәге чикләнгән җаваплылыктагы ширкәт складыннан 46529 сумлык мөлкәт урланган. Моны 24 яшьлек ир кылганлыгы ачыкланган.
Төзүчеләр проспектындагы кибетнең сәүдә залыннан 4935 сумлык товар урлап чыкканнар. Моны элек хөкемдә булган 25 һәм 30 яшьлек ике яшел үзәнле кылган.
Яңа Тура авылының Дорожная урамындагы бер фатирдан Оренбург өлкәсендә теркәлгән 22, 23, 25 яшьлек ир-атлардан наркотик матдә табып алынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев