"Китап" радиосы авто-сәфәрендә катнашучылар Башкортстанга килде
«Мин матурлык эзләп йөрим...» («В долгий путь, чтобы найти прекрасное...» Уфага кадәр авто-сәфәрдә катнашучылар Агыйдел елгасын кичеп, Башкортстан буйлап сәяхәтен башлады.
Әлеге чараны «Китап» радиосы оештырды.
Бүген музыкантлар һәм радиостанциянең алып баручысы республиканың дүрт торак пунктында тукталырга планлаштыра. Роуд-турда катнашучылар беренче итеп Дүртөйле шәһәренә барачак. Иртәгә алар Уфада концерт үткәрәчәкләр.
Исегезгә төшерәбез, музыкаль-әдәби марафон Казан Кремле диварларыннан 25 октябрьдә старт алды. Татарстанлылар өч көн эчендә 18 торак пунктка барып, анда 20 минутлык программа тәкъдим ителәчәк.
Элегрәк "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы роуд-турга Яр Чаллы һәм Мамадыш халкы кушылуын хәбәр иткән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев