Киңәшләрне тыңла һәм авырма
Үзизоляциядә гади кагыйдәләрне үтәү дә, сәламәтлегегезне саклап калыр.
Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәгенең халыкка гигиена тәрбиясе бирү табибы Валерия Феоктистова коронавирус белән бәйле үзенең берничә киңәшен бирә.
– Пандемия чорында үзеңне ничек тотарга?
– Әгәр дә сез, үзегездә,
ОРВИга хас билгеләр сизәсез икән, түбәндәгеләрне эшләргә онытмагыз: кәрәзле телефонга тиешле күләмдә акча салып куярга, туганнар белән элемтәгә керү өчен телефонда скайп урнаштырырга кирәк. Берникадәр күләмдә азык-төлек, эчемлекләр һәм дару препаратлары запасын булдыру турында кайгыртырга киңәш ителә. Өйдә, шулай ук, иң кирәкле дарулар булдыру комачауламас. Температура югары булса, өйдән чыгып китмәскә, поликлиникага шалтыратып, учас ток табибын чакыртырга кирәк. Мөмкин кадәр ятып торырга була. Әмма бу гел урын өстендә генә ятарга димәгән, хәрәкәтләнеп алу да комачау ламас.
Өй температурасы – 18-22, дымлылык 40-60 градус булырга тиеш. Моның өчен фатирны ешрак җилләтегез. Азык-төлеккә килгәндә, ул җиңел үзләштерелә торган, глюкозага бай булырга тиеш. Бу очракта глюкозаның төп чыганагы – углеводлы ризык лар. Сөттә пешерелгән боткалар, мюсли, җиләк-җимеш, банан, куертылган сөт, бал файдалы булыр. Һич кенә дә ябыгырга кирәкми. Аппетитыгыз бөтенләй юк икән, кайнатма белән чәй булса да эчәргә кирәк. Баллы эчемлекләр дә әйбәт булыр. Гомумән, сыеклык лар баллы булсын. Организмга сыек лык аз керә икән, ул үпкәләргә бәйле өзлегүләр китереп чыгара ала. Шуңа игътибар итегез, әгәр сидек куе сары төстә булса, димәк сезгә сыеклык җитми дигән сүз. Шуннан чыгып, нәтиҗә ясагыз һәм күбрәк эчегез.
– Хроник авырулардан, бигрәк тә гипертониядән интеккән кешеләргә препаратларны кабул итүдән туктарга ярыймы?
– Һич кенә дә – юк! Барысын да элек ничек кулланган, шулай дәвам итәргә кирәк. Әгәр диарея билгеләре кушылса, Регидрон кебек препаратлар таләп ителер. Андый эремәне өй шартларында да әзерләргә була. Моның өчен 3 грамм аш тозы, 18 грамм шикәр комы һәм 1 литр су таләп ителә. Ютәл дарулары белән сак булыгыз. Аларны кабул иткәндә сыеклыкны күп итеп эчәргә кирәк, кире очракта, өзлегүләр була.
Саф һава, иммунитетны ныгыту, борынны тозлы эремәләр белән юдырту мөһим. Өй шартларында физиологик эретмә әзерләү өчен, 1 литр кайнаган суга 1 аш кашыгы тоз салып болгатырга кирәк булачак. Кулларны юу, битлек киеп йөрү һәм 2 метр дистанцияне үтәү мәҗбүри шарт булып кала.
– Гомуми профилактика нинди?
– Урамнан нәрсә алып кайтасыз, барысын да ишек төбендә калдырыгыз. Күзлек, телефон, ачкыч, акча янчыгы, ишек тоткасы – барысын да 70 процентлы спирт яки теләсә кайсы антисептик белән сөртергә кирәк. Кулларыгызны ешрак юыгыз. Сөлге дә һәркемнең үзенең аерым булырга тиеш. Мөмкин кадәр төрле бүлмәләрдә йок ларга тырышыгыз. Урын-җир әйберләрен ешрак алмаштырырга, шәхси гигиена кирәк-яраклары, савыт-сабаны аерым тотарга киңәш ителә.
Бүлмәләрне гел җилләтеп тору кирәк. Кулны сабын белән кимендә 20 секунд юарга яисә спиртлы спрей кулланырга киңәш ителә. Спирт микъдары кимендә 60 процент булырга тиеш.
Карантин һәм үз-үзеңне изоляцияләү шартларында, өйдән чыгып булмаса да, сез саф һаваны балконга чыгып та сулый аласыз!
Исән-сау булыгыз!
Фото yandex.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев