Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Киптерелгән җимешләр белән “Мазурка” кексы

Әлеге хуш исләр таратучы тәмле десерт бик гади һәм тиз әзерләнә.

Кирәк була:

  • 300-433 гр киптерелгән җимешләр катнашмасы (күрәгә, йөзем, кара җимеш, инжир, мүк җиләге һәм әстерхан чикләвеге)
  • 2 данә күкәй
  • 6 аш кашыгы шикәр комы
  • 6 аш кашыгы он
  • ½ чәй кашыгы камыр йомшарткыч (разрыхлитель)

Әзерләү:

  1. Күрәгә, чикләвек, инжир һәм кара җимешне кисәкләргә турыйбыз һәм калган җимешләр белән кушабыз.
  2. Күкәйне шикәр комы белән бергә болгатып күпертәбез, он белән камыр йомшарткычны да шунда салып бутыйбыз һәм җимешләр катнашмасын да шунда кушабыз.
  3. Барлыкка килгән массаны майланган формага бушатып, 180 градуска кадәр кыздырылган мичкә куеп 45-50 минут пешерәбез.
  4. Әзер кексны бераз суытып кисәбез һәм тәмле итеп чәй эчәбез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев