Килешүне өзәргә телим
Кулланучы почмагы
Кибеттә кыйммәтле урын-җир кирәк-яраклары комплекты сатып алган идем һәм моңа түләү өчен банк белән кредит килешүе төзедем. Килешү турыдан-туры кибеттә төзелде. Өйгә кайткач, товарның миңа көчләп тагылганын аңладым. Сатучыга сату-алу килешүен өзү һәм судка мөрәҗәгать итү нияте турында хәбәр иткәннән соң, минем белән килешү өзелде. Әмма хәзер миңа банктан кредитны түләргә кирәклеге турында шалтыраталар. Банк хаклымы?
О.Яруллина, Яшел Үзән.
Гамәлдәге законнар нигезендә, сез кибет белән килешүне генә өзгәнсез, әмма кулланучыларга кредит бирү килешүе буенча йөкләмәләр гамәлдә калган. Кулланучыны кредитлау килешүләреннән килеп чыккан хокук мөнәсәбәтләре 2013 елның 21 декабрендәге «Кулланучылар кредиты турында»гы 353-ФЗ номерлы федераль закон белән көйләнә.
Күрсәтелгән федераль законның 11нче маддәсе нигезләмәләренә ярашлы рәвештә, заемчы билгеле бер максатларга алынган акчаны кредит килешүе төзелгәннән алып утыз календарь көн эчендә кредиторга аның бөтен суммасын яки чынбарлыкта кулланылган өлешен һәм аның өчен каралган процентларын түләп, кредиторга алдан хәбәр итмичә, кире кайтарырга хокуклы. Шулай ук заемчы кредиторга килешүдә каралган шартларда алдан хәбәр итеп тә алынган кредитның бөтен суммасын яки бер өлешен вакытыннан алда, әгәр килешү буенча кыскарак вакыт билгеләнмәгән булса, утыз календарь көннән дә ким булмаган вакыт эчендә кайтара ала.
Сезгә сатучыдан кредит оешмасы хисабына товар өчен акча күчерүне раслаучы документлар алырга, шуннан соң банкка кредитны һәм банк счетын вакытыннан алда ябу турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев