Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Килешү буенча хәрби хезмәт сайлау отышлы

Армия! Гади генә тоелган бу сүз эченә тирән мәгънә салынган.

  • Япь-яшь егеттән кыю ир-атларга әверелеп кайта торган чыныгу урыны ул. Армиядә хезмәт итеп кайткан егетләр элек-электән үк абруйлы саналган. Солдатка алынырга яраклы булдыңмы, димәк, син сау-сәламәт, таза егет. Андыйларның кызлар алдында да дәрәҗәсе зур.
    Әлфия Зыякаева
    Егетләргә хәзер Ватан алдында бурычын үтәү өчен нибары бер ел срок бирелә. Бу вакытның узганын үзләре кайвакыт сизмичә дә кала. Ә бурычны үтәү – һәрвакыт зур бурыч! Әмма, бүген сүзебез Россия Федерациясе Кораллы көчләре составында алдан килешү (контракт) нигезендә хәрби хезмәт узу һәм аның никадәр дәрәҗәдә отышлы булуы турында. Алдан килешү төзелә икән, әлеге гражданнар алдына максатка юнәлешле бурыч куела, хезмәт хакы, срогы билгеләнә. Менә шулар хакында Зеленодольск муниципаль район хәрби комиссары Илшат Паймурзинга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

    – Илшат Илфакович, сер түгел, һәркемне акчалата түләү мәсьәләсе кызыксындыра. Килешү буенча хәрби хезмәткә барырга теләүчеләрне матди яктан кызыксындыру дәүләт ягыннан ничек хәл ителә?
    – Контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләргә килешү төзелгәч, бер тапкыр 200 мең сум бирелә. Хезмәт барышында тәүлегенә 53 доллар (РФ Үзәк Банкы курсы буенча) һәм бер айга хәрби хезмәт вазифасы буенча 2 оклад (әгәр бер айдан азрак булса, катнашу көннәренә пропорциональ рәвештә) билгеләнә. Актив хәрәкәтләрдә катнашканда һәр тәүлек өчен өстәмә рәвештә 8 мең сум түләнә. Болардан тыш, тагын премияләр каралган. Әйтик, самолетны, танкны юкка чыгарган өчен – 300 мең сум, вертолет – 200 мең сум, пилотсыз оча торган аппарат һәм башка хәрби машиналар өчен 50 мең сум билгеләнергә мөмкин. Ә инде аеруча аерылып торган хәрбиләргә түләүләр 100 мең сумга кадәр җитә. Күргәнегезчә, контракт буенча хезмәтне сайлаучы канәгатьләнерлек дәрәҗәдә кызыксындырылган.
    – Башка төрле гарантияләр, торак белән тәэмин итү, белем алу һәм башка мөмкинлекләрне үз эченә алган социаль пакет турында да әйтеп узсагыз иде. Болар, һичшиксез, килешү буенча хезмәт итәргә җыенган ке шеләр өчен бик мөһим аспект булып тора.
    – Әйтергә кирәк, контракт буенча Россия Федерациясе хәрби сафларында хезмәт итүчеләргә шактый гына социаль ярдәм чаралары каралган. Иң беренче чиратта, аларның пенсиясенә 32 процент өстәләчәк. Айга бер тапкыр акчалата түләү каралган. Торак-төзелеш, гараж кооперативларына кергәндә өстенлек биреләчәк. Җир участоклары алганда да андыйларның хокукы зур. Торак өчен түләүдә 50 процент компенсация, медицина ярдәме күрсәтүдә ташламалар, ВУЗларга кергәндә өстенлек (квота буенча), эш бирүче хисабына белем алу, чираттагы ялны үзеңә уңайлы вакытта сайлау, елына 35 көнгә кадәр хезмәт хакын сак ламыйча ял итү, транспортның бөтен төрләренә чиратсыз билет, фатирга беренче чиратта телефон куйдырту, элемтә, мәдәни-агарту һәм спорт-сәламәтләндерү учреждениеләреннән өстенлекле файдалану каралган. Кыс касы, контракт буенча хезмәт итүче социаль яктан да нык яклана.
    – Хәрбиләрнең балаларына нинди ташламалар бирелә?
    – Хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы ларның, яраланучыларның яисә һәлак булучыларның балаларына да ташламалар бар. Әйтик, ВУЗларга кергәндә махсус квота буенча 10 процентлы ташлама бирелә (керү имтиханнары нигезендә, имтиханнарсыз). Шулай ук кайбер хәрби училищеларга алар имтихансыз керә алачак.
    – Илшат Илфакович, контракт белән хезмәт итүчеләр арасында яраланучылар, җәрәхәтләнүчеләр дә булырга мөмкин. Бәхетсезлек килеп чыккан очракта аларга нинди ярдәм күрсәтелә?
    – Әйе, хәрби бурычны үтәгәндә төрле хәлләр булырга мөмкин. Әмма бу ягы да дәүләт тарафыннан хәл ителгән. Әйтик, Аллаһ сакласын, яраланырга туры килсә, аларга бер тапкыр 3 000 000 сум түләү каралган. Аннан соң ими ният тәэмин ите леш буенча авыр яраланучыга
    296 846,40 сум, җиңелләренә 74 211,60 сум бирелә ала. Инвалидлык буенча да түләүләр әйбәт. Боларга өстәп ай саен акчалата компенсация дә каралган. Һәлак булучының гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтелә. Әйтик, иминият түләве һәм бер тапкыр бирелә торган пособие. Аларның суммалары да аз түгел.
    – Безнең районда контракт буенча хезмәт итәргә
    •  
    • теләүчеләр күпме? Хәзер аларның яшен дә арттырдылар дип беләбез.
      – Хәзер без үз теләкләре белән хезмәт итәргә теләүчеләрне (доброволец) дә җыябыз. Алар 60 яшькә кадәр алына ала. 13 кеше китте инде. Андыйлар башта Ростовта ике атна әзерлек уза. Әлбәттә, доброволецларның да, контрактникларның да башта сәла мәтлеге, җинаять җаваплылыгына тар тылу-тартылмавы тикшерелә. Контракт хезмәтенә 50 яшькә кадәрге кешеләр алына. Килешү төзүнең минималь срогы – 1 ел. Безнең хәрби комиссариатта быел 18 кеше контракт төзеде. Очрактан файдаланып, контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләрне һәм шулай ук доброволецларны чакырабыз. Югарыда күрсәтелгән хезмәт хаклары, премияләр гаилә бюджетына яхшы ярдәм булачак. Барысы турында да Зеленодольск муниципаль районы хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итеп, яисә 8(84-371) 5-90-25, 5-94-25 телефоннары аша шалтыратып белергә була.
      Аңлашылганча, армия хезмәте җиңел түгел. Әмма шушы авыр юлны сайлаган ир-егет өчен ул зур тормыш мәктәбе булып тора. Медаль ике яклы булган кебек, монда да бер яктан катлаулы хезмәт, батырлык, Ватаның өчен җан ату, ә икенче ягында – лаек лы хезмәт хакы, уңайлыклар, горурлык. Ватан сакчысы булу дәрәҗәле һөнәрләрдән санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев