Кибет талаучы суд эскәмиясендә
Сәүдә нокталарыннан урлаулар әледән-әле теркәлеп тора. Хәзер кешене бернәрсә дә туктатмый.
Яшел Үзән прокуратурасыннан хәбәр итүләренчә, әле күптән түгел генә алар 23 яшьлек егетне Җинаять ләр Кодексының 161нче маддәсенең 1нче өлеше буенча гаепләп, эшен судка җибәргән.
Тикшерүләргә караганда, шизофрения белән авыручы бу яшь кеше 2019 елның 13 сентябрендә Васильевоның Дзержинский урамындагы кибеткә ике пакет белән кереп, икесенә дә ашамлыклар тутырган. Кассада исәп-хисап ясаганда, пакетның берсе өчен генә түләгән. Урланган пакеттагы товарның бәясе 700 сумнан артып киткән.
Кибет хезмәткәрләре шикләнеп, аны туктатмакчы булса да, егет айга-вайга карамаган, урланганнар белән чыгып киткән. Каракны барыбер ачыклаганнар, тотканнар һәм гаепләү чыгарганнар. Нәтиҗәдә, ул үз гаебен тулысынча таныган. Аның эшен шушы көннәрдә суд караячак һәм закон нигезендә хөкем карары чыгарачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев