Кибет карагына 180 сәгатьлек мәҗбүри эш
Сәүдә нокталарыннан урлаулар эчке эшләр бүлегендә һаман теркәлеп тора. Хәзер бит үз-үзеңә хезмәт күрсәтә торган кибетләр бик күп. Шуннан файдалана караклар. Кайберләре ачыктан-ачык талап та чыга сәүдә нокталарын.
Менә шулай берәү, Чувашиядән килгән 35 яшьлек исерек ир Яшел Үзән кибетенә кереп, кесәләренә 700 сумнан артык товар тутырып чыкмакчы булган. Касса аша да белгертмичә чыга алган. Әмма кибет хезмәткәрләре сизенеп аны сатып алучылар ярдәмендә урамда тоткарлап өлгергән.
Прокурор ярдәмчесе Рифат Сафиуллин белдерүенчә, гаепләнүче үз гаебен таныган һәм зыянны да каплаган. Суд әлеге эшне карап, ирне 180 сәгатьлек мәҗбүри эшкә җибәргән.
Озын куллы иргә бу җәза сабак булырмы, анысын әлегә әйтүе авыр. Ир уртасы кеше өчен бу гамәл бик оят эш инде югыйсә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев