Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Хәзер ботымны кисеп бирәм!» дигәч, әнине кочып еладык

Миңа 10 яшь. Кояшлы матур җәйге көн. Бөтен кеше бәйрәмгә, Сабан туена әзерләнә. Без, балалар да, матур күлмәкләр, яулыкларны хәзерлибез. Кинәт коточкыч хәбәр – сугыш. Аяз көнне яшен суккандай булды. Аптырау, елау... Менә шуннан башланды мәхшәр.

Бер-бер артлы егетләрне хәрби комиссариатка  чакырырга тотындылар. Шул көннән башлап, хәрби комиссариат яны елау, уфтану, кайгы урынына әйләнде. Көн саен төрле авыллардан атларга утырып  аналар – улларын, хатыннар – ирләрен, кызлар сөйгәннәрен сугышка  озатты.
Без дә әтиебез Ярхәмне озаттык.  Миңа – 10, Фирдәүсәгә – 7, Илгизәргә – 4 яшь, иң кечкенә энемә 4 ай иде. Шуның белән безнең балачак тәмамланды. Әниебез Хәдичә белән дүрт балага  бик авыр көннәр башланды. Ул елны кырда икмәк бик уңды, ләкин аларны җыеп бетереп булмады. Ирләр, егетләр илне сакларга китте. Алар белән бергә колхозның яхшы атларын да алып киттеләр. Бөтен авырлык хатын-кызлар, карт-бабайлар, балалар өстенә калды. Бөтен ил фронт өчен эшләде. Авылда  комбайннар юк, игеннәрне җыю хатын-кызлар, балалар өстенә калды. Игеннәрне урак белән урдылар, көлтәләргә бәйләп ындырга ташыдылар, шунда суктырдылар.  Монда  балаларның хезмәте зур булды. Кыш җитте. Ул елны кыш салкын булды, хәтта  агачлар өшеде. Өйләр суык, чөнки ягарга утын юк. Аннан-моннан юнәтеп яктык. Иртән торганда өйнең икенче кат тәрәзәсе ап-ак була иде.
Мәктәптә укулар туктамады, без укыдык. Укытучыбыз­ны классыбыз белән  елап сугышка озаттык. Ул безгә хатлар язып торды. Без аның хатларын елый-елый укый идек. Сугыштан исән кайтты. Тәлига апа күптән түгел генә бакыйлыкка күчте. Без мәктәптә төшкә кадәр укыйбыз, төштән соң кечкенә чаналар алып, мәктәпне җылыту өчен урманга  утынга бара идек. Уку әсбаплары юк, класслар салкын  иде, шулай да укыдык, тырыштык. Укытучылар безне сугыш хәлләре белән таныштырып тордылар.
Тормыш авырлашты.  Ягарга – утын, ашарга – икмәк, керосин, тоз, шырпы юк. Шыр­пы булмагач, учак тергезү өчен кемнең морҗасыннан төтен чыга, шул кешегә күкшем тотып, утлы күмер  сорарга бара идек.   Ашарга булмагач, яз көне җир кибү белән кычыткан, зәрдә кебек үләннәрне  җыеп аш пешерә идек.
Ә сугыш бара. Илгә, авылга  бер-бер артлы  кайгылы хәбәрләр килә башлады. Безне дә читләтеп үтмәде ул – әтиебез сугыш кырында һәлак булды. Без, дүрт бала, әтисез  ятим калдык. Авыр булса да, түздек. Ашыйсы килгәч, елый идек. Әни: «Хәзер бот итен кисеп бирәм!» дип  пычакның үтмәс ягы  белән ботын ышкый башлагач, «Еламыйбыз, еламыйбыз!» дип, әнине коча идек.
Бөтен кеше кызыл армия өчен тырышты. Әбиләр солдатларга  җылы бияләйләр, оекбашлар бәйләп җибәрделәр.
Яз көне  иген чәчү өчен җирләрне сукаларга  тракторлар юк. Шул вакыт сукага үгезләрне, сыерларны җигә башладылар. Иртән торгач, бригадир өйгә кереп әйтә иде. Сыерларга бик авырга туры килде. Хуҗалык бакчаларын көрәк белән казып, берничә хатын-кыз сукага җигелеп бәрәңге утырта идек.
Менә шулай  дүрт ел  ярым вакыт үтеп китте. Авырлык күп булды, ачлыктан да күп кеше үлде. Бик күп ирләр  сугыштан әйләнеп  кайтмады.
1945 елның 9 мае... Без мәктәптә укуда идек. Сугыш бетүен хәбәр иттеләр. Шатланулар, елаулар! Монысы инде  шатлыклы күз яшьләре иде...

Рауза  Фәйзуллина.
Күгәй

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев