Хушбуйны кире алмыйлар
Газета укучыларыбызның парфюмерия-косметика товарларына кагылышлы сорауларына «Татарстан Республикасы гигиена һәм эпидемиология үзәге» сәламәтлек саклау федераль бюджет учреждениесенең Яшел Үзән филиалы белгече Надежда Александрович җавап бирә.
– Кибеттә 7 яшьлек кызым помада сатып алуны сорады. Анда «Балалар косметикасы» дигән киштә бар икән. Әлеге төр косметика ничә яшьтәгеләр өчен билгеләнгән?
– Таможня берлеге карары белән расланган «Парфюмерия-косметика продукциясе иминлеге турында» техник регламентка ярашлы рәвештә, мондый парфюмерия-косметика продукциясе 14 яшькә кадәрге балалар өчен каралган.
– «Парфюмерия-косметика продукциясе» нәрсә ул?
– Әлеге төрдәге продукция – ул кешенең тәнен чис тарту, тышкы кыяфәтен үзгәртү, саклау, яхшы хәлдә тоту һәм карау өчен билгеләнгән матдәләр.
– Парфюмерия-косметика продукциясе (ислемай, крем, сабын) нинди шартларда сакланырга тиеш?
– Таможня берлегенең техник регламентына ярашлы рәвештә, бу төр про дукцияне саклауның стандарт шартлары бар. әйтик, сыек эшләнмәләрне саклау температурасы 5°Cтан түбән һәм 25°Cтан да югары, сабын өчен минус 5°Cтан түбән булмаска, калган парфюмерия-косметика продукциясе өчен 0°Cтан да түбән һәм 25°Cтан да югары булмаска, кояш нуры турыдан-туры төшеп тормас ка тиеш.
– Күптән түгел минем туган көнемә бер төрле ике ислемай бүләк итеп бирделәр. Шуларның берсен кибеткә кире тапшырырга булдым, әмма аны алудан баш тарттылар. Төргәге бозылмаган, чегы бар иде. Сатучының гамәле дөресме?
– Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463нче карары нигезендә парфюмерия -косметика товарлары алмаштырылырга тиеш түгел, димәк, сатучының гамәле законлы санала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев