Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хәтердә сез, очрашу мизгелләре...

Мин тормыш юлында якын, таныш, укып белгән кешеләр белән очрашулар буенча бик бәхетле кеше. Бу мактану түгел, тормышта шулай туры килгән күренешләр.

1959 елның 1 маена мин Казанның ТУ-4 училищесын тәмамладым (тиздән 60 ел!). Бездән электриклар әзерләделәр. Группадагы ун егетне Союзның тимер юлларын электр көченә күчерү өчен Трансэлектромонтаж системасына җибәрделәр. Урал, Мордовия, Ленинград, Новгород өлкәләре, Рязань, Грузия,  Донбасс, Кривой Рог якларында эшләргә туры килде.
Сержантлар әзерли торган мәктәпне бетергәч (Пенза өлкәсенең Каменка шәһәре), мине хезмәтне дәвам итү өчен Грузиягә, Вазиани бистәсенә җибәрделәр. Бу поселок биологик корал әзерләү, америка инструкторлары булу белән аерылып тора.
Безнең батареядә, аеруча минем отделениедә солдатларның күбесе (минем бәхеткә!) поварлар, Донбасстан иделәр. Соңрак ачыкланганча, санчастьнең старшинасы Сивко Виталий да шул яктан булып чыкты.
 Мин Казанда училищеда укыганда безнең группада Украинаның Сумы шәһәреннән буйга зур Заяц Владимир Иванович укыды. (Буе 194 см, «Вот это заяц!» – дип көлеп йөрдек). Бик яхшы волейболист иде. 1961 елның җәендә Володя Коммунарск (хәзерге Алчевск) шәһәрендәге Украин кызы Галинага өйләнде (туенда булдык) һәм шунда калды. Безне Донбасстан Кривой Рогка күчерделәр. 
Шулай бер якшәмбедә мин казармада Донбасс егетләренә үземнең шул якта эшләгәндә төшкән фотоларны күрсәтеп утырам. Казармага якташлары янына Сивко да килгән икән. Фотода Володяны күргәч, сорый бу миннән: 
– Бу кем?
– Володя.
– Фамилиясе, әтисенең исеме ни­чек?
– Заяц Владимир Иванович.
– Ул кайдан?
– Сумы шәһәреннән.
– Мин бит аның әтисе кул астында Сумы шәһәрендә почтальон булып эшләдем!
Мин аңа Володя, аның белән бергә эшләвебез турында сөйләдем.
1964 елның көзендә мине Кировобад (хәзер Гянджа шәһәре, Әзербайд­җан) шәһәренә офицерлар курсына укырга җибәрделәр. Анда да сержант мәктәбен бергә бетергән Даниил Миронов, Риф Хөсәенов белән очраштык, курста бергә укыдык. Бетереп кайткан көнне үк, минем янга санчастьтән Сивко килде. Мин укыганда ул отпускада булган. Сумы шәһәрендә Заяц белән очраша (Володя әти-әнисе янына кайт­кан була). Володя миңа тулы грелка белән горилка, акча, хат җибәргән. Күчтәнәчләре өчен рәхмәт әйтеп, мин дә хат язып салдым. Володя белән хезмәт итеп бетергәнче, сирәк булса да хат алыштык.
Армиядән кайткач (мине 1 курстан алганнар иде), пед. институтта укуымны дәвам иттем. Җәйге каникулларда өч сезон ЭПРОН системасында земснарядта электролебедчик булып эшләдем. Һәр елны эш башланганчы, су системасында хезмәт итүчеләр, комиссия узарга тиешләр. Мин дә шул максат белән поликлиникага килдем. Бервакыт коридор буенча тавыш таралды: «Михаил Петрович килде!» М.П.Девятаевның безнең училищега килгәне булды. Ул очрашуларга бик еш йөргән шәхес. Кем беләндер сөйләшеп бетергәч, мин батырланып аңа эндәштем:
– Исәнмесез, Михаил Петрович! Мин бит сезнең якташ!
– Ничек якташ?
– Мин Торбеевода эшләдем. Анда яшәдем.
Аңа үземнең тормыш тарихын кыс­кача сөйләп бирдем. Ул мине кочты да:
– Әйтерсең лә Торбеевога кайтып килдем, – диде.
Ул кечерәк буйлы, киң җилкәле кеше иде.
Учебкада Чапаев улы Александр Чапаев (генерал мойор иде, генерал лейтенант булып үлде) белән очрашулар (Идел буе округының Коры җир гаскәрләре сафына кергән ракета гаскәрләре командующие иде) күз алдымда тора. Волгоградта (бер тапкыр булдым) Новгород шәһәреннән килгән (1961ел) легендар Павловны күрү хәзер дә хәтердә. Хәрби хезмәттә ике тапкыр Советлар Союзы герое, Маршал В.И.Чуйков белән очрашу турында мин газетаның алдагы номерларының берсендә язган идем инде.
Мәскәүдә (1960 ел) танылган татар җырчысы, Татарстанның халык артисты Усман абый Әлмиев (әниемнең бертуган энесе) белән очрашу, Ленинградта (1981 ел, ул вакытта Норлатта эшләүче баш табиб иде) Ркиев Наил абый белән очрашу – барысы да минем хәтеремдә мәңге сакланыр.
Тормыш катлаулы һәм көтелмәгән вакыйгалар, очрашулар белән бик бай булуын минем шәхси тормышым тагын бер кат раслады.

Роберт Тимершин.
Норлат  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев