Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Хәтер шәме» акциясенә кушылыгыз

Хәтер һәм кайгы көне  алдыннан Яшел Үзәндә «Хәтер шәме» акциясен үткәрү традициягә керде.  Чара 21 июньдә Җиңү паркында 21 сәгатьтә була. 

Акция кысаларында  яшел үзәнлеләрне  шәһәрнең иҗат коллективлары чыгышлары көтә. Чараның рәсми өлеше тәмамланганнан соң, катнашучылар шәһәр күлендә Бөек Ватан сугышында башларын салган сугышчылар  хөрмәтенә  истәлек уты кабызачак. Шәмнәрне Җиңү паркында алырга мөмкин, ә иң яхшысы үзегез белән алып килегез.
1941 елның 22 июнендә  фашист илбасарлары белән сугышта ятып калучыларны искә алу өчен  барлык яшел үзәнлеләрне чакырып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев