Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Хәтер бакчасы» масштаблы халыкара акциясе узды. Акцияне «Яшел Үзән урманчылыгы» оештырды

Яшел Үзәннән Волжск ягына чыгу юлында 1600дән артык имән һәм 50гә якын чыршы утырттылар.

Иң файдалы һәм матур имән агачлары утыртуда ярдәмчеләр булып Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Яшел Үзән Иҗтимагый советы, шәһәр коммуналь хуҗалыгы, ТР урман сак лау үзәге ФБУ хезмәткәрләре, яшь армиячеләр, шулай ук мәктәп укучылары катнашты.
Имәнлекләрне, утыртканнан соң, Яшел Үзән урманчылыгы хез мәт кәрләре күзәтәчәк.

– Иң кыйммәтле токым – имән, – дип шәрехли Яшел Үзән муниципаль районы баш агрономы Наталья Ячанова. – Нәкъ менә бу районда имән агачлары үсә. Бүген без барыбыз бергә бушаган аланны тулыландырабыз һәм биредә имән агачлары утыртабыз.

Имән авыр тернәкләнә, әмма урманчылар, 8нче янгын саклау отряды һәм шәһәр коммуналь хуҗалыгының уртак көче белән бергә үсентеләрне саклап калырга һәм яшь имәннәргә үсәргә ярдәм итәргә мөмкин булачак. Агач утырту көнендә Зөфәр Хәлиуллин җитәкчелегендә 8нче Федераль янгын сүндерү хезмәте отряды күпләп су сибү өчен өч янгын сүндерү машинасы бирде:

– Без һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер, – дип шәрехли 8нче янгын сагы отряды җитәкчесе Зөфәр Хәлиуллин. – Беренчедән, бу безнең районның чис талыгы һәм матурлыгы өчен эшләнә, икенчедән, агачлар утырту – һәр кеше өчен игелекле гамәл. Шуңа күрә, без хәлдән килгән кадәр ярдәм итәргә әзер.
Җитди эштән соң барлык катнашучылар да хуш исле уха белән сыйланды һәм самоварда кайнаган чәй эчте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев