Хөрмәтле яшел үзәнлеләр, шәһәребез кунаклары, «Майский» ширкәте хезмәткәрләре!
Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы көне белән тәбрик итәм!
Республикабыз бүген эзлекле үсеш алган, киләчәккә омтылыш белән яшәгән, көчле һәм бай тарихлы республика булып тора. Без аның уңыш-казанышлары, тырыш һәм хезмәт сөючән халкы белән горурланабыз, шушы уңышларга ирешергә мөмкинлек биргән өлкән буын, аларның батырлыгы алдында баш иябез.
Дуслык һәм үзара аңлашу, һәрнәрсәгә кайгыртучанлык, милли үзенчәлекләрнең югалмавы, туган җиргә мәхәббәт – болар барысы да күпмилләтле республикабызда тынычлык сакларга ярдәм итә.
Чын күңелдән сезгә сәламәтлек, гаилә иминлеге, республикабыз үсешенә өлеш кертерлек яңа казанышлар телим!
Илшат Ганиев,
«Майский» теплицалар комбинаты ширкәтенең генераль директоры,
ТР Дәүләт Советы депутаты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев