Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр! Сезне яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлыйм!

Илебездә гомер-гомергә күмәк хезмәткә өстенлек бирелә, ярдәмләшү һәм дуслар хөрмәте кыйммәт бәяләнә. Бу бәйрәм безгә аерым бер күңел күтәренкелеге, иҗат һәм яшәү көче бирә.

Яшел Үзән – хезмәт сөючеләр шәһәре. Бүгенге көндә безнең горурланырлык казанышларыбыз, шәһәребезнең данлы тарихы, үзенең геройлары, сугыш һәм хезмәт ветераннары бар.

Бездә хезмәткә мәхәббәтне кече яшьтән үк тәрбияләү гадәткә кертелгән. Кешегә шәхси һәм һөнәри үсештә, уңышларга омтылышта бары тик хезмәт кенә зур мөмкинлекләр ача. Бары тик хезмәт һәм тырышлык кына җәмгыятьнең үсеш нигезе булып тора. Лаеклы киләчәк һәм шәһәребездә яшәүчеләр өчен уңайлы шартлар булдыруга һәрбер яшел үзәнленең өлеше кергән.

Хөрмәтле якташлар! Бу бәйрәм көннәрен дуслар һәм туганнарыбыз белән очрашу шатлыгы тулыландырсын, һәркемгә рух күтәренкелеге һәм оптимизм бүләк итсен.

Сезгә бәхет, уңышлар, муллык һәм барлык максатларыгызның тормышка ашуын телим.

Евгений Жирков,
«Зеленодольск ПКБсы» АҖнең генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев