Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр һәм шәһәребез кунаклары! Хөрмәтле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре! Кадерле дуслар!

«Ак Барс «Суднолар төзү корпорациясе» АҖ коллективы исеменнән илебез тарихында истәлекле дата – Бөек Җиңү көне уңаеннан иң җылы һәм ихлас котлауларны кабул итегез!

 

9 Май – Россиянең төп бәйрәме, безнең бөек илебез һәм аның халкы өчен милли горурлык көне. Бу көн Ватаныбызның героик тарихына, җиңүчеләр буынының азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган, фашизм ны җимергән хәрби һәм хезмәт батырлыкларына тирән хөрмәт хисе кичергән төрле буын кешеләрен, инануларны һәм карашларны берләштерә.
Бүген дөньяда барган вакыйгалар фаҗигале кайтаваз булып, һәр гаиләгә кагылган Бөек Ватан сугышы турындагы барлык фактларны, хәтерне саклап калуның мөһимлеген һәм кирәклеген ачык раслый. Бу безгә, хәзерге вакытта яшәргә, ә иң мөһиме – киләчәк буыннарга, тарихның бу битләрен белсеннәр һәм яңа глобаль һәлакәтләргә юл куймаска тырышсыннар өчен кирәк.
Кадерле ветераннар, сезгә хәрби һәм хезмәт батырлыгыгыз, зирәклегегез һәм битараф булмаганыгыз өчен рәхмәт. Батырлык, ныклык һәм Ватанга тугрылык өчен алдыгызда баш иябез! Эшләрегез, тормыш үрнәгегез белән Сез безгә туган җиргә мәхәббәт, кыенлыкларга карамастан, максатка бару һәм җиңүгә ирешү сәләтен бирдегез. Бүген без, сезнең балаларыгыз, Бөек Ватан сугышы геройларын хөрмәтлибез, дәүләтебезнең киләчәген бергәләп төзибез, аның данын һәм мәнфәгатьләрен яклыйбыз.
Бу истәлекле көндә Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм тыныч күк йөзе телибез! Бу май көннәрендә сезнең йөрәкләрегезне туганнарыгыз һәм якыннарыгыз белән аралашу шатлыгы җылытсын, өйләрегезне тынычлык һәм игелек белән тулыландырсын! Бөек Җиңү һәм аның истәлеге һәрвакыт безнең йөрәкләрдә, игелекле башлангычларда, өлкән буын турында көндәлек кайгыртуда һәм Ватаныбыз хакына иҗади хезмәтебездә булсын!

Ренат Мистахов,
«Ак Барс «Суднолар төзү Корпорациясе»
АҖ генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев