Хөрмәтле яшел үзәнлеләр һәм шәһәр кунаклары! Хөрмәтле ветераннар!
«Ак Барс» Суднолар төзү корпорациясе» АҖ коллективы исеменнән Россия Хәрби-Диңгез Флоты көне белән иң җылы котлауларны кабул итегез!
Бу искиткеч бәйрәм – бөек диңгез державасы булып торган илебезнең героик үткәне һәм бүгенгесе символы. Бу көнне без хәрби диңгезчеләр буыны казанышлары турында горурланып сөйлибез, Ватаныбызның бәйсезлеге һәм чәчәк атуы хакына күрсәткән батырлыклары өчен аларга рәхмәт белдерәбез. Без диңгез походларыннан кайтмаган, әмма ахырына кадәр үз хәрби бурычын үтәгән диңгезчеләрнең туганнарына һәм якыннарына рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Бүген без әти-бабаларыбызның эшен лаеклы дәвам итеп, Андреев әләмен горур тоткан һәркем белән горурланабыз.
Күп еллар Россия флоты данын арттыруга Яшел Үзән судно төзүчеләре һәм проектантлар эшли, алар илебезнең сугышка сәләтле һәм заманча флотын – Россиянең иминлек һәм көч гарантын булдыруга зур өлеш кертә. Идел елгасы ярында урнашкан шәһәребездә чын мәгънәсендә диңгез рухы. Яшел Үзән стапельләреннән дөньякүләм танылган корабльләр һәм катерлар төште, конс трукторларыбыз проектлары буенча илебезнең героик елъязмасына бик күп данлы битләрне язган сугышчан суднолар төзелде.
Алга таба да безнең Хәрби-Диңгез Флоты, гражданнарның тынычлыгын һәм иминлеген тәэмин итеп, Россия мәнфәгатьләре сагында ышанычлы торсын! Тормышларын хәрби-диңгез флотына багышлаган һәркемгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, сугышчан һәм хезмәт казанышлары, сезгә һәм гаиләләрегезгә татулык һәм иминлек телим! Бу бәйрәм һәрвакыт тыныч һәм шатлыклы булсын!
Ренат Мистахов,
«Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе» АҖ генераль директоры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев