Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр һәм шәһәр кунаклары! Кадерле ветераннар!

«Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе» АҖ коллективы исеменнән Яз һәм Хезмәт бәйрәме – 1 май белән иң җылы һәм ихлас котлауларны кабул итегез!

Бу көнне, гадәттәгечә, барлык ватандашларыбыз – үз көчләрен һәм сәләтләрен Ватан хакына юнәлтеп, эш биографиясен башлап кына җибәрүчеләр һәм күп еллар намус белән хезмәт итүчеләр бәйрәм итә. Бу якты бәйрәм –һөнәренә һәм вазыйфасына бәйсез рәвештә, барлык хезмәт итүчеләрнең дә бердәмлеге символы булып тора. Өлкән буын вәкилләре өчен Беренче Май – хезмәт бердәмлеген, ә яшь буын өчен – язгы яңарышны һәм киләчәккә өметне гәүдәләндерә.

Бу көнне без лаеклы ялда булган ветераннар адресына аерым рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Бүгенге көндә күп буыннар салган күркәм традицияләрне саклап калып, балаларыбызда хезмәт сөючәнлек һәм җаваплылык хисе тәрбияләү бик мөһим. Безнең омтылышларның гаилә, җәмгыять һәм дәүләт иминлегенең нигезе булган намуслы, фидакарь хезмәт белән тәэмин ителүе мөһим.

Бу көнне без Ватаныбызны үз хезмәтләре, таланты һәм һөнәри осталыгы белән данлаучыларны хөрмәтлибез. Һәр өлкәдә югары класслы белгечләр аз түгел, аларның шәһәребез, республика һәм ил үсешенә керткән өлешен без лаеклы бүләкләр һәм исемнәр, гомум хөрмәт һәм ихтирам белән билгеләп үтәбез. Хезмәт кешесенә игътибар һәм данлы һөнәри традицияләрне торгызу – безнең оешма тормышының аерылгысыз өлеше булып тора.

Бүген безнең алда ил икътисадының инновацион үсеш юлына чыгуына, хезмәт нәтиҗәлелеген арттыруга, тормыш сыйфатын күтәрүгә бәйле җавап лы бурычлар тора. Хезмәт сөючәнлек, энергия, эшлекле активлык, шулай ук уңышка һәм лаеклы киләчәккә йөз тоту – безгә бу мәсьәләләрне бергәләп уңышлы хәл итәргә ярдәм итсен.

Бу бәйрәм көнендә сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, язгы кәеф һәм эшләрегездә уңышлар, тыныч хезмәт, бәхет һәм иминлек телибез!

Ренат Мистахов, «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе» АҖ генераль директоры
Михаил Подгорнов, «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе» АҖ профсоюзлар ассоциациясе рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев