Хөрмәтле шәһәр һәм район халкын Исламның иң олы бәйрәмнәренең берсе – Корбан гаете белән Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты директоры Әүфәр Галиев котлый.
Хөрмәтле Яшел Үзән районы халкы!
Исламның иң олы һәм хөрмәтле бәйрәмнәренең берсе – Корбан гаете белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!
Бу изге бәйрәм үз эченә тирән әхлакый мәгънәне, иман һәм рух ныклыгы шатлыгын сыйдырган. Гасырлар дәвамында Корбан бәйрәме шәфкатьлелек, дини йолаларга һәм гореф-гадәтләргә хөрмәт символы булып тора. Бу якты бәйрәм бездә иң яхшы кешелек сыйфатларын – якыннарыбызга карата мәрхәмәт һәм мәхәббәт уята.
Корбан бәйрәме көннәрендә хәерле ниятләребез һәм изге хыял-максатларыбыз тормышка ашсын. Чалган корбаннарыбыз, гает иртәләрендә кылган догаларыбыз кабуллардан булсын, илләребез имин, дөньяларыбыз тыныч торсын.
Бу бәйрәм көнендә сезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, барлык изге эшләрдә уңышлар, тынычлык һәм татулык телим!
Әүфәр Галиев,
Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты директоры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев