Хәмдүнә Тимергалиеваның «туганнары» табылу һәм хаталы кабер ташы
Хәмдүнә Тимергалиеваның туганнан туган энесе Илһам Шәриф Хәмдүнә апа вафатыннан соң ук «туганнары» табылуы турында сөйләде. «Хәмдүнә апаның бөтен булган әйберләрен туганнарына тапшырдым. Үзе бик ярата торган дачасын да калдырып булмады», — диде ул.
Сентябрьдә җырчының абыйсы Фәнәви Тимергалиев апасының каберенә таш куйдырды. Әлеге зур вакыйганың фото-видеолары социаль челтәрләрдә дә таралды. Ләкин кабер ташына җырчының үлгән көне дөрес язылмаган иде. Шулай ук ташны ясаганда хәреф хаталары да җибәргәннәр. Халык мәрхүмәнең рухын рәнҗетмәүләрен, бу хаталарны тиз арада төзәтүләрен таләп итте. Әлеге низагка нокта куелмаган.
Интертат.ру сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев