Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хезмәтләре бәяләп бетергесез

Һөнәрләр күп ул: табиблар, укытучылар, космонавтлар. Алар адресына гел дә мактау сүзләре ишетәбез, әйтәбез. Бар менә шундый һөнәр ияләре, алар турында гаиләгә кайгы килгәч кенә искә төшерәбез. сүзем социаль яклау хезмәткәрләре турында иде.

Ирем өч ел каты чир белән авырды. Соңгы елында аягын да сындырды. Һәм безгә ярдәм алу өчен «Рәхәт» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим иттеләр. Минем шуларның берсе – Фәндәрия Сәгадие ва турында язасым килә. Эшендә аны Фая дип кенә йөртәләр. Ә мин аның исемен бик мәгънәле дип исәплим. Чөнки ул бөтен өлкәдә дә хәбәрдар. Үз эшен бик тырышып, күңел биреп эшли. Безне якын туганнарыдай үз итте. Мин аның килгәнен зарыгып көтеп ала идем. Ярдәмгә кызым кайта алмаганда Фәндәриябез авыруны ипләп, җайлап кына алып сала. Аның матур тавышы да иремә шифа булып, бик яхшы тәэсир итә һәм шунысы гаҗәп, ул аны тыңлый да иде.

Августта ирем киткәнгә биш ел була. Аны искә төшергән саен Фәндәриянең дә күңелемнән чыкканы юк. Чандыр гына гәүдәле булса да, йөри алмый торган иремне җайлап урнаштырып куя иде. Бөтен эшне ничек шулай оста башкара ала икән дип, шакката идек. Пациентларның һәрберсен яратып сөйли иде. Димәк, ул һәркемгә дә шундый мөнәсәбәттә булган. Социаль хезмәткәрләрнең эше, гомумән, бәяләп бетергесез. Нинди генә авырулар белән очрашсалар да, сабыр гына үз эшләрен намус белән башкаралар. Араларында ялгыз гомер итүчеләр дә бар, алар социаль хезмәткәр ярдәменә аеруча мохтаҗ.

Фәндәрия өендә тугрылыклы хатын, шәфкатьле ана. Ике ир баласы да матур гына гаилә корып яши. Оныгы аның өчен кечкенә кояш. Туганнарым, дип өзелеп торучы Фәндәриянең үзенә дә, гаиләсенә дә саулык телим. Матур, изге гомер белән яшәргә насыйп булсын. Шулай хезмәтен яратып башкаруын теләп калам. Якын туганыма әйләнгән олы йөрәкле ханыма чиксез рәхмәтлемен.

Флера Дусаева. Хезмәт ветераны, 40 ел стажлы педагог Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев