Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Хезмәт тиз күрсәтелә

Машина йөртү таныклыгын электрон рәвештә алу өчен түләгәндә ташлама бирелә.

«Дәүләт һәм муници паль хезмәтләрнең бердәм пор талы» www.госуслуги.рф федераль дәүләт мәгълүмат системасында авто мото транспорт чараларын һәм аларга тагылмаларны теркәү, шулай ук, машина йөртү таныклыкларын электрон рәвештә бирү һәм алыштыру буенча дәү ләт хезмәтләрен гамәлгә ашыра.
Моннан тыш, дәүләт пош линасын www.госуслуги.рф порталы аша түләгәндә 30 процент ташлама бирелә.

Интернет аша дәүләт хез мәтеннән файдалану, өйдән чыкмый гына, чиратка басмыйча, гариза юлларга, шулай ук, дәүләт автоинспекциясенә имти хан бирү яки теркәлү бү лекчәсенә бару датасын һәм вакытын сайларга мөм кинлек бирә.

Моннан тыш, гариза һәм дәүләт хезмәтләрен алу өчен, кирәкле доку ментларны кабул итү һәм теркәү вакытыннан алып, автомототранспорт чараларын һәм аларга тагылмаларны теркәүгә кадәр, шулай ук, машина йөртү таныклыгын алыш тыру һәм алу буенча дәү ләт хезмәтләре күрсәтү срогы бер сәгатьтән артмый.

Машина йөртү таныклык ларын алмаштыру, халыкара машина йөртү таныклык ларын алу һәм алмаштыру буенча дәүләт хезмәтен республиканың һәр райо нындагы күп функцияле үзәк аша да алырга мөм кин. Гариза һәм дәүләт хез мәте күрсәтү өчен кирәк ле документларны кабул итү һәм теркәү мизге лен нән, машина йөртү таныклыгын биргәнчегә кадәр (мөрәҗәгать итүче тарафыннан билгеләнгән барлык таләпләрне эзлекле һәм уңышлы үтәү шарты белән) күп функцияле ча ра тарафыннан дәүләт хезмәте күрсәтү вакыты
15 эш көненнән дә арт мый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев