Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хәбәрнамәләр җибәрелә

2022 елдан Пенсия фонды гражданнарга картлык буенча иминият пенсияләре һәм пенсия тупланмаларына хокуклары турында актив мәгълүмат бирә.

Хәбәрнамәләр 45 яшьтән өлкәнрәк ир-атларга һәм 40 яшьтән узган хатын-кызларга дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетка җибәрелә, алга таба мәгълүмат өч елга бер тапкыр киләчәк.

Бүгенге көнгә формалаштырылган пенсия һәм пенсия тупланмалары күләме турында мәгълүматны якынча 19 мең кеше алган. Ул хатын-кызларга – 40, ир-атларга 45 яшь тулгач җибәрелә.
Россия Пенсия фонды юллаган мәгълүмат хатында гражданнар картлык буенча хезмәт пенсиясенә хокук алу шартлары белән таныша, тагын күпме стаж тупларга кирәклеген белә, шулай ук пенсиянең фаразланган күләмен күрә ала.
«Алдан мәгълүмат бирү гражданнарга үзләренең пенсия хокукларын алдан ук бәяләргә һәм кирәк вакытта аларны арттыру буенча адымнар ясарга, стаж чорларын һәм коэффициентлар күләмен ачыкларга, шулай ук Пенсия фондында формалаша торган тупланмалар күләмен белергә мөмкинлек бирә», – дип билгели Татарстанның Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев