Хайваннарны кышкы исәпкә алу башланды
2022 елдан башлап, аучылык ресурсларының саны Россия Табигать министрлыгында эшләнгән һәм рәсми сайтта бастырылган яңа методикалар буенча исәпкә алыначак.
15 гыйнвардан исәпкә алу дүрт яңа методика буенча башланды: хайваннарның кышкы маршруты, авиа, тавышлы куалау һәм ясалма урыннарында туплану.
Алар аерым аучылык җир лек лә рендә һәм тулаем ил террито риясендә хайваннар саны турында максималь дөрес мәгълүмат алырга һәм таләп ителгәндә, республика фаунасын тергезү һәм саклау буенча чаралар күрергә мөмкинлек бирәчәк.
Кыргый хайваннарның санын исәпкә алу ел саен үткәрелә торган аучылык байлыкларына һәм аларның яшәү тирәлегенә дәүләт мо ниторингының аерылгысыз өлеше булып тора.
– Яшел Үзән районында әлеге чара 15 гыйнвардан башланды һәм маршрутлар билгеләнде. Әлегә, бүгенге көнгә бу эш бер генә – Краснооктябрьск сунарчылык хуҗалыгында гына башкарылды, һава шартлары комачаулый, җил, кар себерә. Бер маршрутка ике көн бирелә һәм шуның буенча хисап төзелә. Исәпкә алуның фәнни нигезләнгән ысулларын куллану, хайваннар биологиясен һәм аларның географик таралуын исәпкә алып, аучылык байлыкларының саны һәм торышы турында тулырак белешмәләр алырга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, алар ярдәмендә табигый һәм антропоген факторлар (кеше катнашындагы үзгәрешләр) йогынтысы астында мондый ресурсларның һәм аларның яшәү тирәлегенең торышын ачыкларга, бу үзгәрешләрне бәяләргә һәм фаразларга, шулай ук аучылык байлыкларын саклауны һәм аларны рациональ куллануны тагын да нәтиҗәлерәк оештырырга мөмкин булачак, – дип аңлатты Татарстан Республикасы дәүләт кометитының хайваннар-үсемлекләр дөньясы һәм махсус сакланылучы табигать территорияләре буенча районара бүлеге башлыгы Виктор Хрычев.
Кышкы маршрут хисабы
Экспертлар аңлатуынча, бу алым кышкы вакытта поши, европа һәм себер кәҗәсе, кабан, шулай ук зыялы, тимгелле һәм кыргый төньяк боланнарның санын билгеләү өчен яхшы.
Методиканы мускус боланы, се ләүсен, бүре, төлке, кеш, сусар, сасы көзән, ас, себер көзәне, тиен, ак һәм соры куян, шулай ук боҗыр, көртлек, суер, кыр тавыгы һәм фазаннарны исәпкә алу өчен кулланалар.
Авиаучет
Бу юл белән поши һәм себер кыр кәҗәләренең санын билгеләргә уңай. Мондый исәпкә алу методикасы өчен фото һәм видеоаппаратуралы пилотсыз һәм пилотлы һава суднолары кирәк. Очулар максималь кыска срокларда, кар капламы сакланган чорда – 15 гыйнвардан 10 мартка кадәр үткәрелә.
Туплану урыннарында исәпкә алу
Ысулның үзенчәлеге – тояклы хайваннарны алдан әзерләнгән азык салу юлы белән тукландыра торган биотехник корылмаларда (мәйданчыклар, җимлекләр) тупланган санны визуаль (йә фото һәм видеорегистраторлар кулланып) санау юлы белән билгеләү.
Бу ысул белән кабан дуңгызы, затлы болан, тимгелле болан, европа һәм себер кыр кәҗәләре, нәфис болан саны билгеләнә.
«Шумовой прогон»
«Тавыш белән куалау» ысулы поши, себер һәм европа кыр кәҗәләре, затлы һәм тимгелле боланнар, нәфис болан (лань), кабан, төлке, ак һәм соры куян, соры көртлек, фазан санын билгеләү өчен кулланыла.
Моннан тыш, бу ысул бүре һәм шакал санын билгеләү өчен дә кулай. Исәпкә алу, начар һава шартлары аркасында кар катламнары булмаган аучылык җир-сулыкларында үткәрелә.
Мондый методиканың үзенчәлеге шунда ки, бер үк вакытта дистәләгән кеше рәткә тезелеп, хайваннарны тавыш ярдәмендә куалап, исәпкә алучыларга таба куалый. Исәпләүләр хайваннарның саны динамикасы турында күзаллау бирә.
Исәпкә алуның яңа методикалары инде Россия Табигать министрлыгы сайтында бастырылган һәм 2022 елда беркетелгән аучылык җирләрендә ресурслар санын исәпкә алу өчен тәкъдим ителгән.
Бу мәгълүматлар ниге зендә җәнлек һәм кош-корт аулауга лимитлар һәм квоталар формалаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев