Халык сынамышлары
Октябрь җылы булса – кыш салкын килә.
- Октябрьдә күк күкрәсә – карсыз, кыска һәм йомшак кышка.
- Октябрьнең кайсы көнендә салкыннар бәрсә, киләсе елның апрелендә шул числодан җылы көннәр башлана.
- Кар октябрьнең ничәсеннән ява, апрельдә шул көннән яз ачыла.
- Әгәр дә октябрьдә кар ятса, язын кар кырлардан озак китмәс.
- Беренче кар чын кышка кырык көн кала ява.
- Яфраклар тиз коелып бетсә – кыш зәһәр була, ә яшел килеш агачта озак торса – кыш кыска, бераз суыклар белән килә.
- Октябрь башында каенга кара – әгәр дә яфраклары коелмаган икән, кар соң ятачак.
- Октябрьдә кошлар җиргә якын очса – иртә һәм суык кышка.
- Чыршыда күркәләр күп булса – сабан ашлыгы уңачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев