Халык сынамышлары
Кошлар кар өстенә төшсә, көн җылыта.
Чыпчыклар кыш көне бер урынга җыелышып чыркылдашсалар, җылы булып кар явар.
Йолдызлар сирәк күренсә, җылы һәм буран булыр.
Әгәр елга суы боз өстенә чыкса, көн җылытыр.
Ай колакланса, суыкка.
Кояш болыт эчендә баеса, явым булыр.
Әгәр кар вак кына бөртекле, сирәк кенә төшкәләсә, бик озак суык булыр.
Кыш кар күп булса, җәй яңгырлы булыр.
Карга, чәүкә түбәннән очса, кар ява.
Песи мич башына менеп ятса – суык, идәнгә ятса – җылы була.
Эт карда аунаса, көн аяз булыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев