Халык сугыш башланды дип уйлый
Төрләмәдә нәрсәләр булганын «Оптимистик трагедия» фильмы героеның прототибы – дипломат, язучы, разведчица болай язып калдыра: ...«Савинков, Каппель, Фортунатов кергән отряд Свияжск станциясе белән күрше торган станциягә бик тә куркусыз рейд ясадылар. Моның максаты Вязовойны алу һәм күперне кулга төшерү иде.
«Коточкыч вакыйгалар җанны тетрәндерә» язмасының дәвамы.
Бу һөҗүм хәрби яктан бик тә яхшы уйланылган һәм башкарылган операция булып тора. Каппельчылар тирән тылдан үтеп кереп, көтмәстән генә Төрләмәгә ябырылды. Аны утка тотып, станция биналарын кулга төшереп, элемтә чыбыкларын өзеп, снарядлар төялгән вагоннарны яндырды. Станцияне саклаучылар суелды. Алай гына да түгел, аклар барлык җан ияләрен кырды. Миңа Төрләмәне аклар киткәч берничә сәгатьтән соң күрергә туры килде. Бу каппельчы «хуҗаларның» бөтен җирдә дә шушындый эз калдыруларын погром белән чагыштырып була. Ишек алларында вәхшиләрчә үтерелгән (суелмаган, ә үтерелгән) сыерлар, тавыклар аунап ята. Барысының да эчәкләре чыккан. Шулар белән беррәттән әле күптән түгел генә кеше яши торган шушы станциянең тимерюлчылары һәм кызылармиячеләре үлеме бик тә табигый булып күренә. Бары тик Испания рәссамы Гойя картиналарында гына кара җил белән бөгелгән һәм асылган кешеләр авырлыгы белән чалышайган агачлар гармониясен күрергә була».
Минем әбием һәм күрше хатын-кызлар Урысбаганың Түбән зиратына илтә торган юлдан кырга, эшкә төшеп баралар. «Берзаман җир тетрәгән шикелле булып китте һәм Төрләмә ягында көчле шартлау тавышлары ишетелде. Шул якта һавада зур ут баганасы күренде һәм ул кап-кара төтенгә әйләнде. Халык сугыш башланды диеп уйлап, кире авылга кайтып китә башлады».
Соңыннан билгеле булды – каппельчылар безнең авылның Әшраф Гайнуллин дигән кешесен үзләре белән, мөгаен юл күрсәтергә алып китәләр. «Төрләмәдә мәхшәр башлангач, урманга кереп качтым», – диеп сөйли торган була ул.
Миңа күрше бабае – Җитез Риязы түбәндәгеләрне сөйләгән иде: «Мин ул вакытта шунда идем (аклар киткәннән соңдыр инде). Җирдә кеше мәетләре аунап ята, кайберләре агачта асылынып тора. Үлеп бетмәгәннәре дә бар. Боларын Әлмән авылы кешеләре(!!!) типкәли-типкәли, кызылларга сатылдыгызмы, диеп, күн итекләрен салдырдылар. Кызылларның берсе чокырга таба качты». Рияз бабай аннан бер кинжал алып кайта. Моннан 10 еллар элек мин аны үзем күрдем. Аңа 1913 елгы клеймо суктырылган иде.
Төрләмәне туздырганнан соң каппельчылар Шырдан ягына юл тота.
Рөстәм Сәйфуллин.
Түбән Урысбага
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев