Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Халык күңеле тугрылык белән яулана

17 ноябрьдә полиция участок вәкаләтлеләре (уполномоченный) һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Ә участковый хезмәтенең тарихи тамырлары 500 елдан артык тирәнгә китә.

Без, гадәттә, нинди дә булса батырлык кылган, куркыныч җинаятьчене тоткарлаган полиция хезмәткәрләре турында еш ишетәбез. Ә менә көн саен халык белән эшләүче участковыйлар күп вакыт игътибардан читтә кала. Һөнәри бәйрәм уңаеннан без шәһәрдә иң катлаулы участокларның берсендә 18 ел эшләүче, территориясендәге һәр яшәүчене биш бармагы кебек белүче, бик күпләргә ярдәм кулы сузучы өлкән участок уполномоченные, полиция майоры, Татарстан Республикасының атказанган полиция хезмәткәре Ленар Илдар улы Гарипов белән аралаштык.

Ленар Гарипов бу структурага очраклы гына килмәгән. Яшьтән үк, мәктәптә укыганда ук милиционер булырга хыялланган. Ул вакытта полиция милиция иде бит әле. Тумышы белән ул Татар Танае авылыннан булып, хәзер дә авылын, әти-әнисен, авылдашларын хөрмәт итә. Авылда аны һәрвакыт көтеп алалар. Ленар мәктәпне тәмамлаганнан соң суднолар төзелеше техникумына укырга керә. Әмма милиционер булу теләге көчлерәк булып чыга. Ел ярым тирәсе Казанга авылдаш егетләргә ияреп, тимер юл милициясендә эшләп ала. Аннан соң авылдашы – тикшерү бүлеге җитәкчесе Самат Фатыйхов тәкъдиме белән Яшел Үзән милициясенә килә. Шуңа күрә 2004 елның 3 маен яхшы хәтерли ул. 3 ай стажировка узу белән егетнең җитди карашын һәм теләген күреп, аны шушы участокка участковый итеп куялар. Менә шул көннән бирле Ленар Гарипов беркая тайпылмыйча, шушы катлаулы участокның алыштыргысыз участковые. Җайлы һәм җылы урын дип әйтеп булмый. Шәһәр үзәге, колхоз базары, сәүдә нокталары – бөтенесе шушында тупланган. аның зонасы Гастелло урамыннан алып Гагарин урамына кадәр булган территорияне били. Монда 15 меңгә якын кеше яши. Ә бит көндезләрен шәһәр халкының күпчелеге шушы урында туплана да инде. Монысы инде икеләтә киеренкелек тудыра. Үз участогы чикләрендә ул универсаль солдат кебек бөтен нәрсә өчен җавап бирә. Өстәвенә, Мочалка күле янында төзелгән йортларга авария хәлен дәгеләреннән күченеп килүчеләр белән дә эш катлаулана.

Участковый, беренче чиратта, административ участокның «йөзе» ул. Үзен ничек күрсәтә, халык та аңа карата шундый мөнәсәбәттә була. Ул теге яки бу ситуациядә ни эшләргә икәнен тәгаен белеп торыр өчен барлык хәлләрдә хәбәрдар булырга тиеш.

– Безгә 11 позиция буенча эшләргә туры килә, – дип сөйли полиция ма йоры. – Хөкем ителгән гражданнарны, наркоманнарны, эчкечеләрне, имин булмаган гаиләләрне, шартлы рәвештә хөкем ителүчеләрне, аучыларны, яшүсмерләрне һәм башкаларны тикшереп, күз уңында тотабыз. Алар белән атнага 1-2 тапкыр очрашырга туры килә. Халыктан килгән мөрәҗәгатьләр, гаризалар карала. Хәзер кибетләрдән урлаулар бик күбәйде. Күрше республикадан, Казаннан да килеп, ялгыш юлга басучылар булды. Күптән түгел Марий-Элдан килеп, кибетләрдән урлап йөргән ике яшь кеше тоткарланды. Тотылучылар арасында хәтта өлкән яшьтәге кешеләр дә бар. Беренче тапкыр, гадәттә, суд карары белән 15 тәүлеккә утыртырга яисә штраф салырга мөмкиннәр. Кабат тотылучылар җинаять җаваплылыгына тартыла.

Участковыйлар соңгы елларда еш таралган социаль мошенниклыкны кисәтү эшләрен хәзер нык алып бара һәм, әйтергә кирәк, файдасы тия.
– Мин үзем кергән һәр квартирда әби-бабайлар белән профилактик әңгә мә уздырам, – ди Ленар Гарипов. – Менә шулай бер әбигә өй телефоныннан шалтыратып, улы Володяның кеше бәрдерүен хәбәр иткәннәр. Алып калу өчен акча сораганнар. Моннан алда гына бу әбигә мин телефон номерымны калдырган идем. Әбигә шалтыратучылар телефонын куймаска кушканнар. Шул арада ул туа лет ка кереп мобиль телефон нан миңа шалтыратты. Нәтиҗәдә, Володясының өйдә булуын ачыкладык һәм әбине мошенниклар кулыннан саклап калдык. Тагын бер өлкән яшьтәге ханым улын коткарырга дип мобиль элемтә ноктасы банкоматы аша акча күчерүне сорап, шунда эшләүче егетләргә мөрәҗәгать иткән. Ә без андый урыннарда да мошенниклар турында белешмәлекләр калдырабыз. Сатучылар әбине аферистларга акча җибәрүдән саклап калды. Участокта полукамушкаларга ут төртү очрак лары күп булды. Алар буенча эш алып бардык, гаеплеләре дә ачыкланды.

Участковый хезмәте җиңел эш түгел, монысы аермачык. Без Ленардан да ничек ял итүе һәм әлбәттә инде, гаиләсе турында да сораштык. Хатыны Алинә белән ул шәһәр көне бәйрәмендә постта торганда танышкан. Шуннан матур гына гаилә корганнар. Ике кызыл дипломлы Алинәсе Серго исемендәге заводта эшли, эшен бик ярата. Ике кызы бар. Олысы 16нчы мәктәптә 4нче сыйныфта укыса, икенчесенә – 6 яшь. Атналар буе җыелып килгән психологик киеренкелекне авылга әти-әниләре янына кайтып, аларга булышып, физик эш эшләп баса. Аның әти-әнисе гомер-гомергә күп терлек, бихисап тавык-чебеш асрап яши бит. Алма агачыннан ерак төшми дип бик дөрес әйткәннәр.

– Әтигә терлекләрне азрак киме тергә иде дим. Юк, тыңламый, аларны бик ярата. Ул хәтта безнең ничә яшьтә икәнлекне белмәскә мөмкин, ә мал-туарныкын белә. Ә бездән – әти-әнигә булышу кала. Авылда мунча кереп, физик эш белән ял итеп, стресслардан арынып киләбез, – ди Ленар.
Шуны да әйтергә кирәк, өлкән участковый Ленар Гарипов хезмәтен бәяләп бирелгән бүләкләренең кайберләрен аеруча кадерли. «Атказанган полиция хезмәткәре» исемен Президент Рөстәм Миңнехановның үз кулыннан алуы белән бик горурлана. Бу исемне ра йон һәм шәһәрдәге участковыйлар арасында әлегә ул гына алган. Аның күп санлы мактау грамоталары арасында тагын эчке эшләр органнарында яхшы хезмәте өчен медале дә бар. Кыскасы, аның хезмәте бәяләнгән һәм тагын да бәяләнәчәк әле.

Ленарга итәгатьлелек, таләпчәнлек, игътибарлылык, кешеләрне тыңлый белүчәнлек, кешелеклелек кебек сыйфатлар хас дип әйтергә кирәк. Бөтен кешегә дә ачык булуы күренеп тора. Аның хәзер үзенең кул астында да ике яшь хезмәткәр эшли. Ул аларга остаз буларак, дөрес юнәлеш бирә. Бу әйтелгән сыйфатларга ул элек кеге участковыйлар бүлеге җитәк челәре Игорь Грушевтан, Иван Васильевтан, өлкән участковый Гусман Әдиятуллиннан, Олег Морозовтан өйрәнгән. Ул аларга бик тә рәхмәтле булып кала.

Аның фикеренчә, бөтен кыенлык ларга түзеп, халыкка якын торсаң гына, бер урында ике дистәгә якын ел эшләргә була. Югары юридик белемле өлкән участковый Ленар Гариповны эшендә – хезмәттәшләре, участогында яшәүчеләр хөрмәт итә.
Безнең иминлекне көн-төн саклаган Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең учас ток уполномоченныйларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, четрекле хезмәтләрендә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев