Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Халык дружиналары полициягә зур ярдәм

Яшел Үзәндә урлаулар саны кимеде, әмма кибер-җинаятьләр очраклары арткан.

Дүртенче чакырылыш Яшел Үзән муниципаль районы Сове тының җиденче сессиясендә 2020 елда Яшел Үзән муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программаны гамәлгә ашыруның барышы турында район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Александр Старостин сөйләде.

Мәсәлән, спикер сүзл әренчә, районда вәзгыять гражданнарга карата дистанцион рәвештә кылына торган кибер-җинаятьләр өлкәсендә киеренке булып кала бирә. Шул ук вакытта, урлауларның барлык төрләренең саны кимегән – фатир басулардан алып автомобиль урлауларга кадәр, шулай ук җәмәгать урыннарында кылынган җинаятьләр дә азайган.

Шәһәрдә тәртип булдыру ны оештыру мәсьәләсендә әһә миятле һәм нәтиҗәле звено булып ирекле халык дружиналары тора, алар җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә катнашу өчен төзелгән гражданнарның ирекле берләшмәләреннән гыйбарәт.

– Төбәк реестрында Яшел Үзән муниципаль районының 50 халык дружинасы теркәлгән, аларның гомуми саны 416 кеше. Шулардан 142 кеше шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары дружиначылары. «Ишегалды» дружиналарында – 113 кеше. Авыл җирлекләре дружиначылары – 186 кеше. ДНД 22 авыл җирлегендә булдырылган, – дип билгеләде Александр
Владимирович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев