Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Халкыбызның яраткан шагыйре Габдулла Тукайның тууына бүген 136 ел

Шул уңайдан бөтен татар илендә аны искә алу кичәләре уза.

Шәһәребезнең 5нче гимназиясендә дә бик матур "Тукай безнең йөрәкләрдә" дип исемлэнгэн җырлы-биюле һәм, әлбәттә инде, шигырьле әдәби-музыкаль кичә булды. Анда мәктәптә укучы бик күп бала катнашты.

-Коллегам Ләйсән Мөкминова белән әлеге чараны театральләштеребрәк оештырдык һәм ул бик отышлы килеп чыкты. Гимназиябез укучылары Тукайның шигырьләрен сәнгатьле итеп укыды, аның сүзләренә язылган җырлар җырланды, шигырьләре сәхнәләштерелде, биючеләребез дә осталыкларын күрсәтте, - дип уртаклашты оештыручы педагог Гөлфия Лотфуллина. – Аннары шәһәребез күле буендагы сәхнәдә узган шәһәр күләм шигырь бәйрәмендә дә актив катнашырга өлгердек. Укучыларыбызга бары тик мактау сүзләре генә әйтәсе килә – афәрин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев