Хакимият Россиядә антиковид чикләүләрне бетерү срокларын атады
Россиядә коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләр май ахырына бетерелергә мөмкин.
Бу хакта Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко хәбәр итте.
"Май ахырына, мин ышанам, без инде сезнең белән кочаклаша алабыз, Анна Юрьевна (Попова - Роспотребнадзор җитәкчесе - прим.), Виктория Валериевна (Абрамченко - РФ вице-премьеры), конгрессыбызны “очный” форматта үткәрә алачакбыз", - дип белдерде ул.
Әмма битлек режимын гамәлдән чыгару белән ашыгырга кирәкми, дип саный Федерация Советы спикеры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев