Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күгәйдә «Табылдык»

Күгәй мәдәният йорты һәр бәйрәмгә үзенчәлекле итеп әзерләнә. Быел Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Рәмзия Хөсәенованың «Табылдык» әсәрен сәхнәләштердек.

Театр сәнгатьнең иң гүзәл төре. Ул кешеләрне көлдерә дә, елата да, уйландыра да. Безнең театр төркемендә лаек лы ялдагы апа-абыйлар, укучылар, төрле һөнәр ияләре бар. Һәм ел да шушы бәйрәмгә театр куябыз. Пьесаны сайлаганда әхлаклы, тәрбияви булуына игътибар бирәбез, тамашачыларга нинди дә булса сабак бирерлек булсын иде дип тырышабыз. Тамаша барышында кызыл башлы сөлгеләр дә, буыннан буынга күчеп килүче, халык арасында киң таралган җырлар да башкарылды. Рәмзия Хөсәенованың бу әсәре яшьләрне халык традицияләре, гореф-гадәтләре үрнәгендә, милли мәдәниятебезгә хөрмәт белән карарга өйрәтә.
Сәхнәдә авыл мохиты сүрәтләнгән. Авылдашларыбызның уйнаулары һич тә артистларныкыннан ким булмады. Алар үзләрен иркен то та, җиңел хәрәкәтләнә, җырлый, бии. Иң өлкән башкаручыбыз Хәлимә апа Җәләлиева роленә бик җитди карый, җаны-тәне белән бирелеп уйный. Кечкенә йолдызыбыз Рөстәм Зиннәтуллин, һәрвакыттагыча, сәхнәдә балкыды. Күп балалы Гүзәл Гыйләҗева үзенә генә хас осталык белән – колагы ишетмәүче, куллары калтырый торган, кычкырып сөйләүче Сылубикә образын ачты. Ә китапханәчебез Гөлсу Гафарова тиктормас, кысылмаган җире булмаган, теле-телгә йокмаучы Гайния не уйнады, башка берәү дә аның кебек башкара алмас иде. Почтальон кыз образын Фәния Гыйрфанова унсигез яшьлек кызлар җитезлегендә биюе, велосипед белән сәхнәгә килеп чыгуы белән ролен ачып бирде. Ә табиб образын күңелгә үтеп керүче мөлаем гадилек белән Гөлнара Шәйхинурова башкарды. Үзем исә Әсмәбикә ролендә идем.
Концертларга караганда, театрны сәхнәгә кую күп хезмәт таләп итә. Концерт, театрга килгәч халык әзер тамашаны гына күрә. Аларга тәкъдим иткәнче күпме хезмәт һәм күпме тир сарыф ителүе сәхнә артында кала. Театр куярга ике көн кала Маннур ролен башкаручы егетебез авырып китте. Хезмәттәшебез, Юынчы мәдәният йорты директоры Әсхәт Садыйков ярдәмгә килде, рәхмәт яусын. Маннур образын халык күңеленә керерлек итеп башкарды.
Тамашачыларга спетакль бик ошады, зал көчле алкышларга күмелде. Артистларыбызга «афәрин» диясе генә килә, булдырдылар.Чыннан да, артистларыбызга рәхмәт: репетициягә бер айдан артык йөрделәр.
Тамаша тәмамлангач авыл җирлеге башлыгы Фәния Хисаметдинова чыгыш ясады. Рәмзия Хөсәенова «Табылдык» комедиясендә бүгенге көндә бик актуаль булган проблеманы күтәрә. Буыннар бәйләнеше өзелә баруын кисәтә. Шушы тамашаны сәхнәгә куючы режиссер Алмаз Шәйхинуровка, артистларыбызга олы рәхмәтемне белдерәм, – диде ул.
Һәркем үз тормышына бикләнеп яшәгән бу заманда, үзләренең кырык эшләрен кырык якка ташлап, балаларын, гаилә мәшәкатьләрен бер читкә куеп, мәдәният хезмәткәрләренә ярдәмгә килгән артистларыбызга, тамашачыларыбызга чиксез рәхмәте безне җиткерәбез, гаилә иминлеге, сәламәтлек телибез. Бергә булыйк, бердәм булыйк. без – бергә булганда гына көчле!


Рәмзия Заһидуллина,
Күгәй мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев