Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

КҮГӘЙДӘ ЧЫП-ЧЫН ХОККЕЙ МАТЧЫ БУЛДЫ

Үз авылыңда рәхәтләнеп хоккей турнирлары оештырырлык, әйбәт шугалакның булуы үзе бер күңелле һәм, хәтта, дәрәҗә дә әле.

Шундый, башка авыллар кызыгырлык боз шугалагы Күгәй авылында да бар һәм биредә яшәүчеләр аннан бик рәхәтләнеп файдалана.

 

Әле менә кичә генә, яз җитеп, боз эри башлаганчы диптер, өч командага берләшеп, бик җитди хоккей матчы оештырганнар.

 

-Кышын Күгәебездә хоккей уены ярышлары үткәрү традициягә әйләнде,дип әйтергә була. Алдан игьлан ителгәнчә, кичә зур хоккей бәйрәме булды. Монда авылыбызның  яше-карты, шушы тамашаның шаһитлары, уенчыларның җанатарлары җыелды. Быелгы ярышлар да авылыбыз яшьләре арасында өч командага бүленеп, искитмәле кызык, мавыктыргыч узды. Уен чын-чынлап бик киеренке барса да, тамашачылар, җанатарлар  өчен дә күңелле ярышлар булды бу! – дип тәэсирләре белән уртаклаша авылның тормышын ВК төркемендә яктыртып баручы Зөлфия ханым Хәйруллина.

 

 Яшьләр арасында беренче урын яулаган Рияз Гайнуллин командасы күчмә хоккей кубогына ия булып, икенче урын Айрат Гыйләҗев командасы, өченче урынны Илшат Ихсанов командасы  яулаган.

 

«Мондый бәйрәм, авылыбызда Сабантуйдан кала иң күңелле, бөтен авылны берләштерә торган бәйрәмнәрнең берсе!!!  Уен ахырының иң  дулкынландыргыч өлеше - җирле узидарә башлыгы Фәния Хабибулловна белән Мәдәният йорты директоры Алмаз Хаҗинурович егетләргә истәлекле бүләкләр тапшыруы булды. Бүгенге чарада катнашкан егетләргә, оештыручыларга, ботен авылдашлар исеменнән чиксез рәхмәтебезне җиткерәсе килә», - диләр әлеге матур тамашаны карап, командалар өчен җан аткан күгәйлеләр.

 

-Һәммәгезнең гаиләләрегездә тынычлык, сәламәтлек, хәвеф-хәтәрсез юллар, алдагы елларда да тагы да кызыклы уеннар котеп калабыз сездән! Сез авылыбызның горурлыгы егетләр, молодцы! – ди авыл җирлеге башлыгы Фәния Хисаметдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев