Күгебез аяз булсын
Исәнмесез, хөрмәтле редакция хезмәткәрләре. Сезне язның матур бәйрәме белән котлыйм.
Наратлы авылыннан язуым, Гөлсем апагыз булам. Миңа февраль аенда 80 яшь тулды. Шушы хөрмәттән авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Семахина һәм сәркатиб Флера Вәлиева өемә килеп, бүләкләр тапшырып, зурлап тәбрикләп китте. Ничек күңелем булганын белсәгез икән?! Безгә бит инде шулай ихтирам күрсәтүләре дә бик җиткән. Җирле үзидарәдә эшләүчеләр кемнең ничә яшьтә булуын биш бармаклары кебек белеп тора. Эш урынында да кайчан гына килмә, киңәшләрен биреп, ярдәм итәргә әзер торалар.
Мин Хезмәт урамында яшим. Урамыбызга вак таш җәяләр, яртысыннан артыгы әзер инде, калганын җәйгә бетерерләр дип ышанып калабыз. Тигез юллардан йөрер гә насыйп булсын, дигән теләктә без.
Менә шулай, барына шөкер итеп яшибез: газыбыз бар, ызбалар җылы, багана башларында ут яна, шәһәр урамнарыннан бер дә ким түгел. Мәчетебездә дә төрле-төрле матур утлар әллә кайдан күренеп тора. Авылга төрле кибетләр килеп сату итә. Ипине Норлаттан Рәшит белән Роза ханым алып килә. Бик ягымлылар, алмый калсаң, үзләре китереп тә бирәләр. Кешелеклеләр, өлкәннәрне ихтирам итәләр. Почтальо ныбыз да газ, ут язуларын вакытында түләп кайта, рәхмәт кенә яусын үз ләренә. Пенсия килеп тора. Шуларның рәхәтен күреп, исәнлектә яшисе генә. Юлларыбыз кардан чистартылып тора, балалар укырга йөри, яшьләр үз эшендә... Шулай тормышыбыз матур гына барсын, күкләребез аяз, дөньяларыбыз тыныч булсын иде.
Гөлсем Нигъмәтҗанова.
Наратлы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев