КФУ профессоры әбиләр чуагының кайчан килүе турында сөйләде
Әбиләр чуагы җылылыкны сентябрь урталарында яки икенче яртысында кайтарачак. Бу хакта КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.
"Әбиләр чуагы бездә һәрвакыт сентябрь уртасында яки икенче яртысында була. Алтын көз килә башлагач, антициклон килә. Бу вакытта коры, кояшлы һава торышы урнаштырыла. Көндезге температура 20 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин, хәтта югарырак та. Әбиләр чуагы гадәттә, салкыннардан соң башлана. Салкын дулкыннан соң, һичшиксез, җылы дулкыны киләчәк", - дип ассызыклады Юрий Переведенцев.
Метеоролог искәртеп узганча, җәен эссе һава торышы күзәтелде. Сентябрь башында арктик һава килү аркасында кискен суытты. Салкын көннәр атна буе дәвам итәчәк.
"Классик әбиләр чуагы ул - коры, кояшлы һава торышы, әмма ул атмосфера фронты тарафыннан бозылырга да мөмкин. Быелгысын ни дәрәҗәдә булачагын әйтүе әлегә авыр. Әбиләр чуагы бер-ике көннән берничә атнага кадәр дәвам итәргә мөмкин. Еш кына ул бер атна була", - дип искәртте КФУ профессоры.
Переведенцев шулай ук билгеләп үткәнчә, узган ел сентябрь салкынча, ә әбиләр чуагы кыска вакытлы булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев