Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

КФУ профессоры әбиләр чуагының кайчан бетәсен фаразлады

Казанда температураның түбәнәюе һәм явым-төшем 18 октябрьдән соң көтелә.

Бу хакта Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире профессор Юрий Переведенцев сөйләде.

Профессор искә төшергәнчә, РФ Гидрометеорология фаразына караганда, якын көннәрдә Казанда октябрь өчен гадәти булмаган уңайлы һава торышы сакланачак. Бу атнада иң җылы көн чәршәмбе булачак: төнлә һава температурасы 7, ә көндез 18 градуска кадәр күтәреләчәк.

"Бездә элеккечә антициклон өстенлек итә. Без аның көнбатыш өлешендә торабыз, октябрь ае өчен төнлә югары температуралы һава торышын күзәтәбез. Көньяк җилләр дә үз өлешен кертә ", - дип билгеләде Переведенцев.

Аның сүзләренчә, бу атнада температураның уртача тәүлеклек күрсәткечләре климат нормасыннан ике тапкырга диярлек артыграк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев