Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

КФУ профессоры -25 градуска кадәр салкыннар турында кисәтте

Бу атнада Казанда температура һәм атмосфера басымы кискен төшүе көтелә. Бу хакта КФУ профессоры Юрий Переведенцев хәбәр итте.

"Казанда декабрьнең өченче декадасында тәүлеклек һава температурасы нормада -9, -10 градус тәшкил итә. Хәзер җылылык дулкыны бара, ә аннары без циклонның тыл өлешендә булачакбыз. Бу ультраполяр икенчел әйләнеш температураны кискен киметәчәк. Шимбә көненә кадәр ике-өч көн салкын була. Тәүлеклек уртача температура климат нормасыннан 10-12 градуска түбән булачак”, - дип билгеләп үтте “Татар-информ" әңгәмәдәше.



КФУ профессоры Казанда суыту чәршәмбе, 22 декабрьдә башланачак, дип аңлатты. Аның сүзләренә караганда, бу атнада шәһәрдә 22-23 декабрьдә төн салкын булачак, ул вакытта термометр баганалары -25 градусны күрсәтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев