Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

КФУ эксперты Яшел Үзәндә кыш нинди булачагын сөйләде

Якынча 18-21 ноябрьдә кар капламы ята.

Ноябрьдә, декабрьдә һәм гыйнварда температура күрсәткечләре норма чикләрендә булачак, ә кыш азагында - февральдә һәм мартта нормадан югарырак. Бу хакта Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итте.

Бүгенге көндә һава торышы көнбатыш процессы белән билгеләнә - һава массалары төбәккә көнбатыштан килә.

-Безгә циклонның алгы өлеше килә. Бүген кич явым-төшем көтелә. Циклон җылы фронт белән бергә бара, шуңа күрә кыска вакытлы температура күтәрелү көтелә, - дип сөйләде КФУ Медиапорталына Юрий Переведенцев.

Көндез болытлы һәм яңгырлы булачак. Температура якынча 6 градус, ә караңгы вакытта 4 градус тәшкил итәчәк.

- Тәүлеккә уртача температура 3 градус тәшкил итә. Фактик мәгълүматлар нормадан шактый югары. Аннары без циклонның тыл өлешендә булачакбыз, бездә яңадан температура түбәнәю күзәтеләчәк, - дип ассызыклады профессор.

Күптән түгел төшкән кар турында сөйләгәндә, профессор Переведенцев бу кыска вакытлы кар катламы, ә инде тотрыклы итеп 18-21 ноябрьдә ятачак, дип аңлатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев