Кешечә яшәмәсәң, җавап тотасың
Яшел Үзәндә 39 яшьлек ир наркопритон тотуда гаепләнә.
Типсә тимер өзәрдәй ир-егет эшләмичә генә акча табу юлын үзенчәлекле итеп уйлап тапкан. Ул, Гагарин урамындагы йорттагы фатирын, тыелган матдә – наркотиклар кабул итү өчен чит затларга биреп торган. Бу ярдәменә аның үзенә дә наркотиклардан өлеш чыгарганнар. Кыскасы, ул үзе дә наркоман булган.
Тора-бара бу кыңгыр гамәле сизелгән һәм хәтта, прокуратура аңа карата РФ Җинаятьләр кодексының 232нче маддәсенең 1нче өлеше буенча гаепләү чыгарган. Гаепләнүче үз гаебен таныган, әлбәттә. Озакламый, шушы көннәрдә, әлеге ирнең җинаять эше судта каралачак. Наркотик белән бәйләнүчегә, иртәме-соңмы, язылган яисә язылмаган закон буен чамы, барыбер җавап тотарга туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев