Кеше гомеренә куркыныч янаган агачлар Яшел Үзәндә күпме? Һәм алар өчен кем җаваплы?
Яшел Үзәннең исеме җисеменә туры килә кебек. Яшеллекне, рес публикабызның башка шәһәрләре белән чагыштырганда, аз дип әйтеп булмый. Тирә-юнебезне урманнар уратып алган.
Әмма шул ук вакытта без агачларның кайвакытта кешеләргә куркыныч янавы хакында уйлап та карамыйбыз. Агач-агач инде, кемгә кайсы җире белән комачау иткәне бар әле, дияр күпләр.
Шушы көннәрдә редакциябезгә нәкъ менә карт агачтан зыян күргән Вячеслав Дуткин мөрәҗәгать итте. Бу җәйдә карт каен аның башына төшкән. Бәхеткә, яшел үзәнле исән-сау. Әмма аны шәһәр урамнарында янаулы ябалдашларның күплеге борчый да инде. Яшел Үзән районы һәм шәһәре буенча күп санлы куркыныч урамнар бар. Халык, мөмкин булса әле, бу урыннарны әйләнеп узарга мәҗбүр. Ә кайбер очракларда эшкә, йә кибеткә барганда күрми дә калырга мөмкинсең.
Яшел Үзәннең актив гражданины, Горький исемендәге заводта озак еллар эшләп чыккан пенсионер безне шәһәребез буенча сәяхәткә алып чыгып китте. Иң беренче без, иртән һәм кичен меңләгән халык «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы»на йөри торган юлга килдек. Иң зур предприятиеләрнең берсе шәһәрнең аскы өлешендә урнашкан һәм халык эшкә көн дә биредән төшеп, менеп йөрергә мәҗбүр. Бу юл ничә ел төзекләндерү күрмәгәндер, әйтүе авыр, әмма биредән теге үкчәле туфлиеңне киеп йөри алмыйсың инде. Ара- тирә урнаш тырылган эскәмияләр дә, чүпкә баткан, чөнки чүп савытлары бөтенләй юк. Аннан киң булмаган бу юлны ике яклап Америка өрәңгесе баскан. Алга таба берни эшләнмәсә, моннан йөреп узарлык та булмас, мөгаен.
Язманы тулысына газетабызның 54нче санында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев