Кешенең икенче яртысы булып тумыйлар, ә әвереләләр
Һәркемнең бар үз пары.
Философ учларында алманы сикертеп алган, әйләндергәләп төрле яклап караган һәм сүзләренә тирән мәгънә биреп:
– Кешеләр җаннарын алмага охшаган дип саный, – дигән.
– Ничек инде? – дип кызыксынган шәкерте.
– Дөресрәге, аның ярты өлешенә, – дип төзәткән һәм алманы тигез ике өлешкә бүлгән, – менә шуңа. Алар һәр кешенең идеаль пары булуына ышана. Имештер, Аллаһ җаннарны дөньяга озатыр алдыннан ир һәм хатын-кыз яртысына – урталай яра. Алма кебек. Һәм әлеге бүленгән җаннар бер-берсен эзли.
– Табышалармы?
– Син моны ничек күз алдына китерәсең? Андый очрашу ихтималы нинди? Беләсеңме, дөньяда күпме кеше яши?
– Күп.
– Нәкъ шулай. Шулай да... ну табалар ди бер-берсен, шуннан ни? Алма бербөтен була һәм алар тату һәм дус яшиме?
– Әйе. Ә нигә, шулай түгелмени? – дип аптырый шәкерт.
– Юк, алай түгел.
Остаз яртышар алманы кулына ала һәм бите янына күтәреп:
– Менә ике яңа җан дөньяга килә. Ә дөнья кеше җаннары белән ни кылана? – Философ бер ярты алмадан шатырдатып тешләп ала. – Дөнья, – ди ул алманы чәйни-чәйни, – тик тормый. Һәм мәрхәмәтсез. Ул барысын да, теге яки бу ысул белән, үз астына бөкли. Телемләп кисә яки тешләп өзә, йә ботка итеп изә, – дип, икенче ярты алмадан да зур итеп тешләп ала да, аны чәйнәгән арада дәшми тора.
Шәкерт ике тешләнгән алма кисәкләренә карап, курку төкреген йотып куя.
– Һәм менә, – дип, тантаналы итеп әйтеп куя Философ, – алар очраша! – Ул тешләнгән яртышар алманы бергә куша. – Нәрсә, туры киләме алар бер-берсенә?.. Юк! Ә хәзер монда кара, – остаз берничә алма ала. – Һәрберсен урталай бүләбез һәм теләсә кайсыларын бер-берсе белән кушабыз – нәрсә күрәбез?
– Алар туры килми, – дип баш кага шәкерт.
– Менә тагын кара, – дип дәвам итә остаз һәм ике төрле ярты алманы бергә куша да, ике өлешен дә кертеп, берьюлы тешләп ала. – Нәрсә күрәбез? Хәзер алар пармы? Туры киләме?
– Әйеее, – ди шәкерт, уйланып, – хәзер алар бер-берсенә идеаль туры килә, чөнки дөнья аларны аерым-аерым түгел, ә бергә тешләгән!
Бер-берен яраткан кешеләр бербөтенгә әверелә: бергә тормышка шатлана һәм бергәләшеп язмыш сынауларына каршы тора, бер-берсен ярты сүздән аңларга өйрәнә, бер-беренә терәк була һәм уңышларга ирешүгә этәрә. Вакыт узу белән кайсыбер парлар бер-берсенең гадәтләрен ала, характерлары белән охшый башлый һәм бер-берсен тулыландыра...
Кешенең икенче яртысы булып тумыйлар, ә әвереләләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев