Кеше акчасына кызыгучылар арта: билгесез затлар яшел үзәнлеләрнең зур суммаларын үзләштерә
2024 елда мошенниклар банклар аша россиялеләрнең 27,5 миллиард сум акчасын урлаган. Хәзер ялганчылар көннән-көн остара, сакланыр чара да калмый башлады. Интернет киңлекләре аларга бөтен төрле мөмкинлекне ачты. Ниләр генә уйлап чыгармыйлар. Шуңа күрә, безгә дә кырыгалдарларның тозагына эләкмәс өчен уяулыкны югалтырга ярамый.
Эчке эшләр бүлеге мәгълүматлары буенча, алар хәтта махсус хәрби операциядә катнашучылар акчасын тартып алудан да чирканмый. Менә шулай, билгесез затлар Яшел Үзәндә яшәүче 67 яшьлек иргә җыйган акчасын саклап калу тәкъдиме белән чыккан. Аны төрле юллар белән алдалап, ышандырганнар. Нәтиҗәдә, яшел үзәнле үзенең акчасының бер өлешен һәм махсус хәрби операциядә һәлак булган улы өчен бирелгән компенсация түләвен подъезд төбенә кадәр килгән билгесез егеткә үз куллары белән тапшырган. Урланган акча 1 127 760 сумны тәшкил итә.
Биржада өстәмә акча эшләү юлы белән кешеләрне кәкре каенга терәтү очраклары күптән бар. Шуңа карамастан, алданучылар кимеми. Карамалы Тауда яшәүче 35 яшьлек хатын-кыз аферистларның «алтын теленә» ышанып, 240 мең сум акчасыннан колак каккан.
43 яшьлек яшел үзәнлене дә күптән шомарган ысул белән төп башына утыртканнар. Ул билгесез затларның мошенниклык гамәлләрен юкка чыгару кирәклеге тәкъдимен кире какмаган. Зыян суммасы 280 меңне тәшкил итә.
Кешеләр исеменнән кредит алу очраклары күп. Бу юлы шикле затлар Карамалы Тауда яшәүче 42 яшьлек хатын-кыз исеменнән банк кушымтасы аша 409 мең сумлык кредит алган.
2024 елда мошенниклар Россия гражданнары исеменә 13 миллиард сумлык кредит рәсмиләштереп үз кесәсенә салган. Банк операцияләре аша 27,5 миллиард сум урланган. Мондый төр ялганлаулардан хәзер саклану ысулы барлыкка килде. Бу елның 1 мартыннан гражданнар банкларга алар исеменә кредит бирүне законлы тыя ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев